Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Полиция бәйрәме котлы булсын!

-

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбычтагы бүлеге хезмәткәрләрен Россиядә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлый:

—Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, хокук саклау органнары ветераннары! Сезне район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйм. Район халкының тынычлыгы, аларның үз куркынычсызлыгына ышанычы сездән тора. Нәкъ менә сез хакимиятне, законны, гаделлекне гәүдәләндерәсез. Эчке эшләр органнары ветераннарына зур рәхмәтемне җиткерәм. Алар яшь хезмәткәрләрне тәрбияләүдә зур өлеш кертә, бай тәҗрибә тапшыра. Полиция алдында зур күләмле дәүләт бурычлары тора. Хокук сакчыларына куелган барлык таләпләрнең дә сыйфатлы һәм вакытында эшләнәчәгенә ышанам. Чөнки һәркайсыгыз өчен хокук тәртибен һәм законлылыкны саклау — гади эш кенә түгел, ә үз гомерегезне багышлаган хезмәт ул. Хәзерге вакытта полиция алдына куелган бурычларның берсе — ул гражданнарның һәм тулаем җәмгыятьнең куркынычсызлыгын тәэмин итү, милләтләр, төрле конфессия вәкилләре арасында низаглар булдырмауга ирешү, ришвәтчелеккә, хокук бозуларга каршы профилактика эшләре алып бару, район халкы белән тыгыз элемтәдә тору. Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев