Помидорларыгыз очыннан чермәсен дисәгез – бу хаталарны кабатламагыз!
Помидорларның очыннан черүенең иң төп сәбәбе — суны дөрес сипмәү.
Суны аз-азлап һәм еш сибәргә ярамый. Бик эссе көннәр торса — атнага бер, ә 25 градус җылылыкта 10 көнгә бер тапкыр, туфракның 30–40 см тирәнлегенә үтеп керерлек итеп сибәргә кирәк. Аз-азлап сипкән суны помидорның яфраклары гына ала, ә җимешләренә һәм тамырына су җитми кала. Икенчедән, туфракка азотлы ашламаның күп кертелүе дә зыянлы. Азот күп булу аркасында үсемлек җирдән кальцийны үзләштерә алмый. Нәкъ менә шуңа күрә азотлы ашламаны чәчәк атканчы гына сибәргә кирәк.Өченчедән, бу чиргә туфракның кислоталылыгы (кислотность) югары булуы да китерә. Кислоталылык күп булганда, җиргә көл кертергә кирәк.
Түбәндәге катнашма ярдәм итәр: 1 стакан көлне 1 литр кайнар суга салып, бер тәүлеккә калдырыгыз. Аннары шуңа 10 литр су һәм 1 аш кашыгы чәй содасы кушып сибегез. Чир кергән помидор һәм борычларның черә башлаган җимешләрен өзеп атыгыз (үсемлекне төбе белән йолкырга кирәкми). Шулай ук бер чиләк суга 1 литр авыл сөте кушып сиптерергә була. Бу ысулны өч тапкыр кабатласагыз, авыруның үсеше туктарга тиеш.
Туфракны йомшарту да мөһим: помидор төбенә акбур эретелгән су сибегез (100 грамм акбурны 1 литр суга исәбеннән). Су сипкәннән соң, туфракны гел йомшартып торыгыз. Ләкин сак булыгыз: тамырларына зыян китермәс өчен, өстән генә йомшартырга кирәк. Тамыры зарарланса, үсемлек җирдән тиешенчә кальций ала алмый. Җир артык кибеп китсә дә, тамырлар тиешле туклануны үзләштерә алмый һәм чир барлыкка килә.
Чыганак: https://vk.com/club234408199
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев