Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көнендә Кайбычта яңа гаилә барлыкка килде

Район ЗАГС бүлегендә бу елның унөченче пары никахларын теркәде – Элина һәм Алексей Расперетихиннар гаиләсенә нигез салынды.

Яңа өйләнешүчеләр өчен шатлыклы да, дулкынландыргыч та булган әлеге вакыйга 8 июль, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә туры килде. Яшьләр бу датаны махсус сайлаган.

ЗАГС бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева яшь парның никахын теркәде, Расперетихиннарны тормышларындагы истәлекле вакыйга белән тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова яшь гаиләне җылы котлады. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән истәлекле бүләк һәм язылышу турында таныклык тапшырды.

Элина – Иске Тәрбит авылыннан. Алексей – Корноухово егете, район электр элемтәсе узелында эшли. Яшьләр өч ел очрашып йөргән. Алар Корноухово авылында яшәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев