Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Мәскәү шәһәрендә узган «Кече Ватан - Россиянең көче» форумында катнашты
Мәскәүдә «Кече Ватан – Россиянең көче» Бөтенроссия муниципаль форумы узды.
Муниципальлар илебез Президенты Владимир Путин белән очрашты.
15, 16 гыйнварда узган бу чарада илебезнең барлык төбәкләреннән дә 7,5 меңнән артык муниципалитет башлыгы катнашты. Алар арасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм
Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов та бар иде. Форумда катнашучылар Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә экскурсиядә булган, төрле дискуссияләр, җыелыш, стратегик сессияләрдә, мәдәни чараларда катнашкан. Форумның максаты — җәмгыятькә һәм дәүләткә хезмәт итүнең бердәм кыйммәтләре нигезендә Россия муниципаль оешмаларын берләштерү, муниципаль хезмәтнең абруен арттыру. Шулай ук территорияләрне үстерүгә һәм илкүләм максатларга ирешүгә ярдәм итәчәк муниципаль проект һәм инициативаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев