Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район башлыгы “Кайбыч кызлары” бию коллективы белән очрашты

“Салават күпере” спорт комплексы бинасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин “Кайбыч кызлары” бию коллективы белән очрашып, проблемалары белән кызыксынды.

— «Кайбыч кызлары» бию коллективын мин районыбызның чын патриотлары дип атар идем. Аларның барысын да хөрмәт итәм. 2016 елда оешкан әлеге коллектив, нинди генә чара үткәрсәк тә, матур биюләре, җырлары белән анда актив катнашып килә. Алар республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә дә уңышлы чыгыш ясап киләләр. Һәр коллективның җитәкчесе булган кебек, «Кайбыч кызлары» бию коллективының да җитәкчесе — яшь белгәеч Гөлнара Хәялиева билгеләнгән. Шуңа күрә коллективның һәр әгъзасы җитәкчегә буйсынып, матур, тату гына иҗат белән шөгыльләнергә тиеш. Ярдәм кирәк булса, мин төрле яклап ярдәм кулы сузарга әзер, — диде Альберт Илгизәрович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев