Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район башлыгы хәрби ялга кайткан контрактник белән очрашты

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин туган ягыбызның асыл егете Александр Тараканов белән кабинетында очрашты.

Мәлки авылында туып-үскән Александр Васильевич махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан. Кочаклашып, якын дуслар кебек күрештеләр алар. Район башлыгы рәхмәтләрен әйтә башлаганчы, Александр үзе аңа рәхмәтләрен җиткерде.

-Сез «Гөбенә» агрофирмасы директоры булып эшләгән вакытта мин механизатор булып эшләүче әтием янына еш бара идем. Аннан соң үзем дә бераз эшләп алдым. Техника яратуымны сизеп алгансыздыр инде, миңа правога укырга, туган җиребездә калырга киңәш иттегез. Молодец, кулыңнан эш килә синең, булдырасың дип, иңсәмә кагылып уза идегез, канатлар куйдыгыз, үсендердегез. Сезнең сүзләр дә тәэсир иткәндер, бүгенге көндә минем төрле техника белән идарә итәргә хокук бирүче документларым бар. 2018 елдан бирле Россия Кораллы көчләре сафларында мин: армиягә киттем, хәрби хезмәт төгәлләнгәч, контракт буенча хезмәт итәргә калдым. Украинада махсус операция башлангач, кабат контракт төзедем. Җиңү белән кайткач, туган авылымда эшләргә ниятем бар, — дип ул планнары турында сөйләп бирде.

Альберт Рәхмәтуллин һәр сүзеннән туган илен ярату хисләре бөркелеп торган бу егеткә соклануын белдерде, аны көчле рухлы дип атады. Чәй табыны артында бер сәгатькә якын дәвам иткән очрашу бер мизгелдәй узды да китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев