Кайбыч - инвестицияләр җәлеп итүче район
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үткән атнада ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә чыгыш ясады.
Ул районның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм алга куелган бурычлар турында сөйләде. Киңәшмә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Альберт Рәхмәтуллин экономик күрсәткечләр, Кайбычның үсеш юллары, кооперативлар эшчәнлеге, яңа производстволар һәм инвестиция проектлары, кече һәм урта эшмәкәрлек, гаилә бизнесы, агропарклар үсеше, цифрлаштыру, туризм, тормыш сыйфаты һәм инфраструктураны масштаблы яңарту юлларына тукталды. Бездә төп экономик күрсәткечләрнең тотрыклы үсеше саклана. Бу — предприятиеләр һәм оешмаларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Республика муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеш рейтингында район 22 нче урында.
— Безнең бурыч — икътисадның барлык тармакларының эшчәнлеген җентекләп анализлау, үсеш нокталарын билгеләү һәм булган резервлардан мөмкин кадәр күбрәк файдалану, — дип ассызыклады район җитәкчесе.
Муниципалитет эшчәнлегенең иң төп күрсәткече — тулаем территориаль продукт күләме. Узган ел нәтиҗәләре буенча ул 7,2 миллиард сумнан артып китте, бу алдагы ел күрсәткеченнән 3,6 процентка күбрәк. Чагыштыру өчен: 2024 елда әлеге күрсәткеч 6,41 миллиард сум тәшкил итте. Промышленность җитештерүенең күләме 174 миллион сумнан артып китте, сәнәгать җитештерүе индексы 101 процент тәшкил итте.
«Яратель» кампаниясе Колаңгы җирлеге территориясендә кошчылык комплексы өчен югары технологияле катнашазык заводы төзеде. Завод 88 кешене эш урыны белән тәэмин итте. Проектка инвестицияләр күләме 1 миллиард 125 миллион сум тәшкил итте.
Кайбыч — аграр район. Тулаем территориаль продукт күләмендә авыл хуҗалыгының өлеше 37 проценттан артып китә. 2025 ел йомгаклары буенча район агросәнәгать комплексының республика рейтингында биш позициягә күтәрелде һәм 21 нче урынны яулады. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең акчалата кереме җиде процентка артты һәм өч миллиард сумнан артып китте. Шуның 2 миллиард 70 миллион сумы, ягъни, гомуми күләмнең 69 проценты үсемлекчелек тармагына, ә 932 миллион сумы, 31 проценты, терлекчелеккә туры килә.
Узган елгы урып-җыю кампаниясе игенчеләр өчен аеруча уңышлы булды. Кайбычның уңдырышлы басуларыннан 103,4 мең тонна ашлык җыелды. Бу былтыргыдан 36 мең тоннага күбрәк. Бер гектардан 42,6 центнер уңыш алынды. Әлеге күрсәткеч буенча район республикада тугызынчы урында, ә ашлык җитештерүнең гомуми күләме буенча 24 урында бара.
Соңгы елларда авыл хуҗалыгы предприятиеләре рентабельле культуралар — рапс, көнбагыш һәм җитен чәчүлекләрен актив рәвештә арттыра. Бүген алар районның барлык чәчүлек җирләренең 35 процентын били.
Бер шартлы баш терлеккә 59,3 центнер азык әзерләнүе — терлекчелек тармагын тотрыклы үстерергә мөмкинлек бирә. Кайбыч тарихында беренче тапкыр сөт җитештерүне 100 тоннадан арттырдык. Бер сыердан сөт саву күрсәткече буенча район республикада былтыр алтынчы урында булды. Сөт житештерү күләме алты тапкырга артты. 18 253 тонна сөт савып алынды, 471 тонна ит җитештерелде.
Ел йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы тармагы 612,7 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме алды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре инвестицияләренең гомуми күләме 2,4 миллиард сумнан артып китте.
Инвестицияләр — үсеш нигезе
Район икътисадының киләчәктәге үсешенең нигезе — инвестицияләр. Нәкъ менә алар яңа производстволар булдырырга, заманча технологияләр кертергә һәм өстәмә эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирә. 2025 елда авыл хуҗалыгы предприятиеләре 86 миллион сумга 27 техника һәм җайланмалар сатып алды.
Техниканы яңарту бу елда да дәвам итә. Быел 21 миллион сумга 14 техника сатып алынды. Бу техниканың бер өлеше лизинг программалары буенча алынды.
«Август-Кайбыч» ның сөтчелек комплексы районның инвестицион үсешенең чын символы булды. Безгә инвестор булып килгән бу җәмгыятьтә былтыр мега-комплекс эшли башлады. Инвестиция күләме 5 миллиард сумнан артып китте. Хәзерге вакытта комплекста 3895 баш сыер савыла. Монда сөт җитештерү рекордлы күрсәткечкә җитте. Уртача тәүлеклек савым 125 тоннадан артып китә. Район буенча һәр көнне 138 тоннадан артык сөт җитештерелә.
Былтыр «Август-Кайбыч»та 644 гектар мәйданга исәпләнгән сугару системасы файдалануга тапшырылды. Инвестиция күләме — 395 миллион сум. 2025 елда гына да компаниянең кертемнәр күләме 2 миллиард 150 миллион сумга җитте. Проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле инвестицияләрнең гомуми суммасы 11 миллиард сумнан артып китте.
Узган ел ахырында «Тугаяк-Агро» җәмгыяте 380 башка исәпләнгән икенче фермасын файдалануга тапшырды. Бортас авылында фермер Әшрәф Холов терлекчелек юнәлешендә эшли, ул «Агростартап» грант конкурсында җиңүче булды. Биш миллион сум күләмендәге акча 80 баш эре мөгезле терлек тоту өчен симертү хуҗалыгын үстерүгә юнәлтелгән. Инвестицияләрнең гомуми күләме 10 миллион сумга якын тәшкил итә. «Арт- Сад» КФХсы 119 гектар җирдә җиләк-җимеш үстерә. Ассортиментларында кара карлыган, кура җиләге, күк җиләк, җир җиләге, шулай ук элиталы сортлы бәрәңге бар. Монда инвестицияләр күләме — 45 миллион сум.
Районда авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә аерым игътибар бирелә. Бүгенге көндә биш кооператив уңышлы эшли, алар авыл халкына продукция җитештерергә генә түгел, сатарга да ярдәм итә. «Йолдыз» кооперативы, «Хәләл» сертификатын алгач, сату базарларын киңәйтте һәм продукция сату күләмен арттырды.
Эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыру авыл хуҗалыгы эшчәннәренең хезмәт хакы күләмендә дә уңай чагылыш тапты. Узган ел нәтиҗәләре буенча тармактагы уртача хезмәт хакы 82 мең сумга җитте. Әлеге күрсәткеч буенча Кайбыч районы Татарстанның иң яхшы ун муниципалитеты арасына керде. 2024 ел белән чагыштырганда, үсеш — 31 процент. Республика буенча авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакы 71,5 мең сум тәшкил итә.
2026 елның 1 маена районның агросәнәгать комплексында 406 кеше хезмәт куя. Аларның күпчелек өлеше «Август-Кайбыч» һәм «Туган як- Агро» предприятиеләрендә эшли.
Игенчеләр язгы кыр эшләрен оптималь срокларда төгәлләде. 18 мең гектарга якын бөртекле культуралар, 25 мең гектардан артыграк мәйданга техник культуралар һәм 7 мең гектарга якын азык культуралары чәчелде. Чәчүлек мәйданнарының һәр гектарына 108 килограммнан артык ашлама кертелде. Малларны уңышлы кышлату өчен терлек азыгы әзерләү башланды.
Авыл территорияләрен үстерүдә кече хуҗалыклар да мөһим роль уйный. Бу юнәлештә дә район республика рейтингында үз позициясен сизелерлек яхшыртты. Хуҗалык итүнең кече формалары буенча элек 29 нчы урында булсак, хәзер тугызынчы урында.
Узган ел шәхси хуҗалыклардан 7377 тонна сөт сатып алынды, моның өчен 220 миллион сумнан артык акча түләнде. Шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми күләме 652 миллион сумга җитте.
Керемле проектлар
2025 ел нәтиҗәләре буенча төп капиталга инвестицияләр күләме 4,8 миллиард сумга җитте. Бу 2024 ел күрсәткеченнән 118 процентка артык.
Перспективалы проектларның берсе—эшмәкәр Азат Шәйдуллинның ит эшкәртү производствосы. Бүген предприятие терлек сатып алу һәм эшкәртү, ит продукциясе һәм ярымфабрикатлар җитештерү белән шөгыльләнә. «Мәлки» ит комбинаты проектының бәясе 300 миллион сум тәшкил итә. Биредә төзелеш эшләре тәмамлангач, көн саен 120 башка кадәр терлек эшкәртә башлаячаклар.
«АТЛ» кампаниясе Колаңгы станциясендә склад комплексы төзүне планлаштыра. Инвестициянең гомуми күләме 50 миллион сум тәшкил итәчәк. Олы Подберезьеда рапс мае җитештерүче «Аграмай» заводы файдалануга тапшырыла.
Кече бизнес — район икътисадының мөһим өлеше
Эре инвестиция проектлары белән беррәттән кече һәм урта эшмәкәрлек актив үсеш ала. Район территориясендә 299 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты исәпләнә. Тулаем территориаль продуктта кече бизнес өлеше 18,4 процент тәшкил итә. Ел башыннан эшмәкәрлекнең 75 яңа субъекты барлыкка килде. Районда яңа сәүдә объектлары ачылу дәвам итә. Колаңгы станциясендә «Верный» федераль челтәре кибете төзелде. Район үзәгендә «Находка» кибетен ачарга җыенабыз. Район үзәгендә 120 урынга исәпләнгән банкет залы төзелде. «Нур» пекарнясын Алсу һәм Динар Мотыйгуллинарның яшь гаиләсе ачты. Биредә көн саен ике тоннага кадәр икмәк җитештерелә.
Авыл туризмы
Эшмәкәр Арыслан Садыйков алты гектар мәйданда туристлык ял зонасы булдыру буенча масштаблы проектны тормышка ашырырга җыена. Проект тантаналар үткәрү өчен ял базасы, спорт мәйданчыклары һәм павильон төзүне күздә тота. Шәхси инвестиция күләме якынча 20 миллион сум тәшкил итәчәк. Узган ел «Фишфарм 116» балык хуҗалыгында якынча 12 мең балык тотарга яратучы ял итте. Монда тагын кунак йортлары төзү, балык эшкәртү цехы ачу планлаштырыла. Олы Кайбычта «Чебиләр» гаилә белән ял итү һәм күңел ачу үзәге төзү планлаштырыла.
Районның илкүләм проектларда, федераль һәм республика программаларында катнашуы — эшчәнлегебезнең мөһим юнәлеше. Социаль, юл объектлары төзү, ремонтлау, төзекләндерү өчен ел дәвамында 678 миллион сумга якын акча тотылды.
Отчет чорында 3324 квадрат метр торак файдалануга тапшырылды. 2025 елда район 21 республика һәм федераль программада катнашты, 20 объект төзелде һәм ремонтланды. Федоровское мәктәбенә, азык-төлек блогына, больницаның балаларга азык-төлек бирү пунктына, Корноухово авылындагы мәдәният йортына,
Салтыйган һәм Шүширмә авылларындагы фельдшер-акушерлык пунктлары, мәшгульлек үзәгенә капиталь ремонт үткәрелде.
Модульле яңа почта элемтәсе бүлеге һәм заманча ике спорт мәйданчыгын төзү өчен җир участоклары билгеләнде.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, чыгышына йомгак ясап, бу уңышларга авыл хезмәтчәннәре, предприятиеләр коллективлары, фермерлар, эшмәкәрләр, бюджет хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән ирешүебез хакында әйтте. Район халкының тормыш шартларын яхшырту, кече һәм урта бизнесны үстерү, авыл хуҗалыгы тармагындагы эшчәнлек, үзара салым программасы, илкүләм проектлар нигезендә башкарылган эшләр, федераль һәм республика бюджетыннан алып барылган төзелешләр, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, хокук тәртибе, спорт һәм башка социаль юнәлештәге эшчәнлегебез турында озак сөйләргә була.
Районда махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгына багышланган мемориаль комплекс төзү планлаштырыла. Ватан өчен гомерләрен биргән якташларыбызның фидакарьлеге йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев