Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

«Рамазан чатыры» оештырган Татарстан кичәсенә 400дән артык кунак җыелачак

«Рамазан чатыры» мәдәни-хәйрия проекты кысаларында Татарстан Республикасының традицион кичәсе быел 12 мартта уза.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республиканың Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә хәбәр иттеләр.

Чарага 400дән артык кунак чакырылган. Алар арасында танылган сәясәтчеләр, руханилар, табиблар һәм галимнәр, дипломатлар, Россия республикалары һәм БДБ илләре делегацияләре, хәрби җитәкчеләр, Россия Геройлары, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре, шулай ук мәдәният, сәнгать эшлеклеләре һәм спортчылар бар.

Ел саен Татарстан кичәсенә төрле дәүләтләрнең илчеләре һәм 30дан артык дипломатик миссия вәкилләре килә.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев