Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Рамилә Әбләзова, район мәдәният бүлеге начальнигы: – Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, кадерле ветераннар!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм!

Безнең һөнәр кешеләре рухи кыйммәтләр сагында тора, республикабызның, районыбызның күп милләтле бай мәдәни мирасын популярлаштыруга бәяләп бетергесез өлеш кертә, җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен ныгытуга ярдәм итә, матурлык хисе тәрбияли, кешеләргә шатлык һәм онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итә. Без башкалар ял иткән вакытта эшлибез, кешеләргә үз күңелебезнең байлыгын бирәбез, аралашу шатлыгы бүләк итәбез. Идеяләр һәм тырыш хезмәтебез нәтиҗәсендә районыбыз кызыклы тормыш белән яши. Күп кенә бәйрәмнәр, конкурслар, фестивальләр традициягә әйләнде, балалар, яшьләр, өлкән буын кешеләре арасындазур популярлык казанды. Эшегездә күңел күтәренкелеге, иҗади ачышлар, яңа фикерләр һәм яңа мөмкинлекләр, ә иң мөһиме — үз хезмәтебездән канәгатьләнү алып эшләвегезне телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев