Рәмис Хәялиев, Олы Кайбыч: «Мәңге яшә әле, Кайбычым!»
Узган айда электрон матбугатның төрле чыганакларында республикабыз районнарының икътисади, административ хәле турында аналитик материаллар пәйда булды.
Әлеге мәкаләләрдә зур һәм кечкенә районнар, аларның бүгенгесе һәм киләчәге анализлана. Әлбәттә, мондый мәсьәләләр шунда ук сәяси юнәлешкә күчә. Ул мәгълүматларны укыгач, Кайбыч халкы да борчуга калды. Анда безнең район гына түгел, башка муниципаль берәмлекләр дә телгә алына. Алар фикеренчә, Тукай районын Чаллы шәһәренә кушарга, Балык Бистәсе белән Алексеевскины берләштерергә мөмкин булыр иде. Ләкин төп игътибар туксанынчы еллар башында аерылып чыккан дүрт районга: Теләче, Әтнә, Ютазы һәм, әлбәттә, Кайбычка юнәлтелә.
Әлеге анализ нәрсәгә нигезләнә соң? Имеш, бу берләштерүнең кечкенә районнар өчен генә түгел, аларны «кочагына алачак» зуррак район­нарга да зыяны булмаячак. Янәсе, ике районнан бер бай район ясап була. Бу — дөрес түгел, алай була алмый.
Төп мәсьәлә — икътисад. Мәкаләдә Кайбыч районы мисал итеп китерелә: бездә промышленность индексы төшә, ә Апас районында арта, диелә. Монда автор ачык аңларга тиеш иде: узган елларда бездә, М-12 төзелеше белән бәйле рәвештә, миллионнар түгел, ә миллиардлар күләмендә инвестицияләр керде. Шуның нәтиҗәсендә без республика районнары рейтингында бишенче урынга кадәр күтәрелдек. Бу билгеле бер сикереш иде. Соңыннан бу инвестицияләрнең кимиячәге төзелеш башланганда ук аңлашыла иде. Хәер, М-12 белән бәйле кайбер керемнәр әле дә дәвам итә.
Ә Апас районына бәхет елмайды, «Яратель» предприятиесе әлеге район территориясендә гигант кошчылык комплексы төзи. Әлбәттә, бу аларга миллиардлаган инвестиция кертә.
Төп проблемаларның берсе — халык саны. Әйе, Кайбыч районы зур түгел. Ләкин, демография мәсьәләсе бөтен җирдә дә катлаулы булып кала бирә. Бу яктан безнең кебек районнар бик күп. Мондый хәл Татарстанга гына түгел, бөтен Россиягә хас. Әмма бездә билгеле бер перспективалар бар, яңадан үсәрбез дип ышанам.
Безнең файдага тагын бер аргумент: Кайбыч Республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның фатыйхасы һәм реаль ярдәме белән барлыкка килде. Республикада карарлар кабул итүдә дәвамчанлык сакланган вакытта, хәзерге Рәисебез Рөстәм Миңнеханов әлеге карарларны юкка чыгару белән шөгыльләнер дип уйламыйм. Күптән түгел ул муниципаль хакимият системасын үзгәртүгә каршы чыгыш ясады, авыл халкын «рәнҗетергә» кирәк түгел, диде, алар болай да авырлыклар кичерә (икенче яктан карасак, бездә инфраструктура яхшы). Халыкны муниципаль хакимияттән ерагайтырга ярамый. Бу авыл җирлекләренә кагыла, әмма район хакимияте белән тагын да зуррак аралык барлыкка килә. Шуңа күрә мин Рөстәм Миңнеханов мондый үзгәртүләр яклы булмас дип уйлыйм.
Тагын бер мөһим аргумент — Татарстан Республикасы Конституциясе. Анда һәр район ачык итеп күрсәтелгән. Бу еллар эчендә районнар структурасында үзгәрешләр булмады, чөнки әлеге система республиканың дәүләт һәм муниципаль хакимиятен тулысынча канәгатьләндерә. Конституцияне дә болай гына үзгәртергә мөмкин түгел. Авыл җирлекләрен, территорияләрне үзгәртү, кушу, бүлү өчен Россия һәм Татарстан законнарына нигезләнеп референдумнар кирәк.
Урынлы сорау туа: кем үзенең туган районының башка районга кушылуын тели икән? Сез моны күз алдына китерәсезме? Мин — юк. Шуңа күрә районда тыныч кына яшик һәм эшлик, төрле гайбәтләр таратмыйк. Ә аналитиклар төрле фикер әйтә ала — бу аларның шәхси фикере, минем фикерем кебек (ул сезгә ышандырырлык булып тоелырга да, киресенчә булырга да мөмкин).
Рәмис Хәялиев,
Олы Кайбыч
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев