Рәхмәт Сезгә, авыл хезмәтчәннәре!
-
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:
Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, бу тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары! Район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм! Илебез өчен авыл хезмәтчәннәре — иң ышанычлы терәк. Аларның авыр һәм фидакарь хезмәте зур җиңүгә тиң. Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларга, күп кыенлыкларны җиңеп, әледән-әле үзгәреп торган һава шартларын да истә тотып эшләргә туры килә. Агротехник чараларны сыйфатлы уздыру һәм тармакта заманча технологияләрне уңышлы куллану нәтиҗәсендә, район игенчеләре мул ашлык җыеп алды. Терлекчелек тармагында да җитештерүчән хезмәт дәвам итә. Һөнәри осталыгыгыз, үз-үзегезне аямыйча, көнне төнгә ялгап хезмәт итүегез өчен барыгызга да олы рәхмәтемне белдерәм. Куйган хезмәтегез, яшьләргә биргән тәҗрибәгез өчен рәхмәт. Без авылны тагын да үстерербез, хезмәтне дәрәҗәле итәрбез. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек телим, игелекле хезмәтегездә зур уңышлар, гаиләгездә иминлек, тынычлык, муллык булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев