Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: “Президент авызыннан шундый сүз чыккан икән, димәк, субсидия булачак”

Бүген Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов районнарга визиты вакытында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлек асраучыларның, субсидия булырмы икән, дип күп сораулар бирүе турында әйтте.

Президент аграр министр Марат Әхмәтовка республиканың Икътисад министрлыгы белән берлектә әлеге мәсьәләнең схемасын эшләргә тәкъдим итте. "Бу шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен кирәкле субсидия",- диде Рөстәм Миңнеханов. Сыер-кәҗәләргә бирелүче әлеге субсидияне узган елларда кайбычлылар да алды. Брифинг бөтен район башлыклары, җитәкчеләр катнашында узды. Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, брифингтан соң: "Перзидент авызыннан шундый сүз чыккан икән, димәк, быел да субсидия булачак", диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: “Президент авызыннан шундый сүз чыккан икән, димәк, субсидия була...