Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тиешле документлары булмаган спиртлы сыекчага тап булган

Республикада читтән китерелгән, чыганагы билгеле булмаган спитрлы эчемлекләр сатуны тыйсалар да, андыйлар очрап тора.

Ялган аракы сәламәтлек өчен куркыныч, үлемгә дә китерергә мөмкин. Шуңа күрә дә алкоголь һәм составында спирт булган продукциянең канунсыз әйләнешенә каршы көрәш хокук сакчылары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Илфат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бүлек начальнигы Фирдүс Тимершин белән хезмәт вазифаларын үтәгәндә, 9 июнь көнне 19 сәгать 30 минутлар тирәсендә алар Колаңгы станциясендә «ВАЗ» автомобилендә Олы Подберезье кешесен туктаталар. Документларын тикшереп, машинасын караганда, багажникта биш литрлы алты пластик савытка тутырылган (30 литр) сыеклыкка тап булалар. Ачып карагач, аның спиртлы сыекча икәнлеген ачыклыйлар. Әлеге сыеклыкның тиешле документлары да булмый. Автомобиль хуҗасы үзе дә аның спиртлы эчемлек булуын яшерми. Тиешле документлар тутырылганнан соң, шаһитлар катнашында бу спиртлы эчемлекләр алынган һәм тикшерүгә җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тиешле документлары булмаган спиртлы сыекчага тап булган