Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Россиядә игълан ителгән Кино елы уңаеннанкызыклы чаралар үткәргән

Россиядә игълан ителгән Кино елы уңаеннан район китапханәләрендә кызыклы чаралар үткәрелде. Алар барысы та киноның барлыкка килү тарихы белән таныштыру, китап укуны пропагандалау, буш вакытны файдалы итеп үткәрүнең яңа төрләрен булдыру максатында оештырылды. Бу хакта безгә үзәк китапханәнең әйдәп баручы методисты Алия Хәмидуллина сөйләде.

- Үзәк китапханә "Кино төне" чарасында актив катнаш­ты. Ул район мәдәният йортында үткәрелде, - диде ул. - Анда "Озын тәнәфес" дип исемләнгән танылган совет фильмын күрсәттеләр. Хезмәткәрләр Татарстанның Милли электрон китапханәсе белән дә тыгыз элемтәдә тора, төрле сайтларга мәгълүмат та урнаштыра. Шуңа күрә китапханә тарафыннан үткәрелгән чаралар белән һәркем таныша ала. Китапханәләрдә "Сәнгать төне"узды, аны һәр китапханәче мөмкин кадәр кызыклырак итеп үткәрергә тырышты.
Район үзәк китапханәсендә "Тылсымлы кино дөньясы" дип исемләнгән күргәзмә даими эшләде. Балалар китап­ханәсе белән берлектә "Китапханә төне" акциясен үткәрдек. Анда төрле яшьтәге китап укучыларыбыз катнашты. Очрашу кино барлыкка килү тарихы турында сөйләүдән башланып китте, катнашучылар кинематография һәм әдәбиятка багышланган кызыклы күргәзмә белән дә танышты. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан әзерләнгән презентация дә күрсәтелде. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде, аның әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнар карады. Аларга "Китапханә төне" акциясе бик ошады, киләсе елда да анда катнашырга вәгъдә бирделәр. Бу акциягә авыл китапханәләре дә кушылды.
Әйдәп баручы методист әйтүенчә, Мәлкидә аны китап­ханәче Нина Маланьева китап укуны пропагандалау максатында үткәргән. Катнашучылар Вениамин Каверинның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат алган, аның "Ике капитан" романы белән танышкан, программа үз эченә җыр һәм композицияләрне алган.
Корноухово китапханәсендә балалар белән үткәрелгән акция «Китапханә төне - кинолар карыйбыз» исеме астында үткән. Анда СССРның халык артисты Фёдор Хитрук шигыренә композитор Александр Зацепин иҗат иткән "Фильм, фильм, фильм" җыры тыңлаганнар. Китапханәче Тамара Титова беренче кинофильмның киң җәмәгатьчелеккә 1985 елнын 28 декабрендә, Парижда абыйлы-энеле Люмьерлар тарафыннан күрсәтелүе турында сөйләгән. Россиядә беренче фильмның 1908 елда дөнья күрүе һәм аның нибары җиде минут баруы, беренче төсле киноның 1925 елда чыгуы турындагы мәгълүмат та балалар өчен бик кызык булган. Алар мультфильмнар ярата, шуңа күрә дә нәкъ менә шундый фильмнарга кагылышлы сораулар әзерләгәннәр. Балалар мультфильм героен, артистны тану, викторина сорауларына җавап табуда белемнәрен сынаган. Алар «Яшәртә торган алмалар» диафильмын караган һәм мондый төр фильмнар күрсәтүче проектор белән дә танышкан.
Афанасьевка китапханәчесе Гөлия Гыйләҗева "Фильмнар буенча китап укыйбыз" дип исемләнгән стенд оештырган. Байморзада "Бөек актерлар" күргәзмәсе эшләде. Анда актёр Владимир Высоцкий турында мәгълүмат урын алды. Китапханәче Валентина Иванова мәктәп укучыларын чакырып, аларга әлеге мәгълүматны җиткергән, талантлы актёр турында презентация дә күрсәткән. Салтыйган авылында китапханәче Гөлсинә Камалова тарафыннан "Китап битләреннән - зур экранга" дип исемләнгән чара уздырылган. Анда олылар да, яшьләр дә катнашкан. Очрашуны алып баручы юбиляр китаплар турында сөйләп, презентация дә күрсәткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Россиядә игълан ителгән Кино елы уңаеннанкызыклы чар...