Республика клиник хастаханәсе табиблары махсус операция хәрбиенең бавырыннан ярчык алган
Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары махсус операция хәрбиенең бавырын тишеп кергән металл ярчыкны алган.
45 яшьлек ир-ат узган ел хәрби хәрәкәтләр зонасында җәрәхәтләнгән.
Республика клиник хастаханәсенең 2нче номерлы хирургия бүлеге командасы ике сәгать дәвам иткән операция вакытында ярчыкны алган һәм берничә көннән соң хәрбине өенә кайтарып җибәргәннәр.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев