РФ Дәүләт Думасы депутаты һәм район башлыгы Кече Кайбычта яшәүче ветеранны тәбрикләде
Ленинград камалышы — Бөек Ватан сугышы тарихындагы иң фаҗигале һәм шул ук вакытта каһарманлык белән сугарылган сәхифәләрнең берсе.
Ул совет халкының батырлыгы, ныклыгы һәм сынмас рухы символына әверелде. Кече Кайбыч авылында яшәүче 92 яшьлек Тәскирә Латыйпова — шул дәһшәтле вакыйгаларның тере шаһиты. Җиңү көне алдыннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аның янына барды.
Кунаклар, Тәскирә Латыйпованы якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, аңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы теләделәр. Көчле рухлы булуы, тормыш батырлыгы өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр. Җитәкчеләр Тәскирә апага чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды, сәламәтлеге белән кызыксынды.
Олы яшьтә булуына карамастан, ветеранның хәтере яхшы, ул үзенең катлаулы язмышы турында җентекләп сөйли.
— Бөек Ватан сугышы башланганда, миңа нибары җиде яшь иде. Блокаданың авыр көннәре бүген дә үзен сиздерә. Ленинградка без бөтен гаиләбез белән күчендек: әти-әнием, апаларым Наҗия, Сания, Вәсилә. Энекәшем Фәиз шунда 1941 елда туды. Олы абыем Фәһим ул вакытта фронтка киткән иде. Утын да, ашарга да, җылы кием дә юк иде. 1943 елның кышында, блокада өзелгәннән соң, авылга кайтып барганда, гаиләбезгә тирән кайгы килде — юлда, поездда әтиебез авырып вафат булды. Әни балалар белән ялгызы калды. Бик зур авырлыклар белән генә туган якка кайтып җиттек, — дип искә алды ул.
Сугыштан соң Тәскира Латыйпова колхозда терлекчелек тармагында хезмәт куйган. 26 яшендә Үзбәкстанга — Ташкент шәһәренә китеп, Андижан икмәк заводында эшләгән. 1979 елда ул Бөек Ватан сугышы ветераны, Әтнә районында туып-үскән Вилдан Латыйповка кияүгә чыккан. Аларның балалары булмаган.
2015 елдан башлап, Тәскирә әби энесенең хатыны Фәридә апаларда гомер кичергән. Аннары Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә энесенең кызы Алсинә Гайнуллина гаиләсендә яшәгән. Соңрак ул Кече Кайбычка энесенең улы Фәгыйль һәм аның тормыш иптәше Динә янына кайтты. Хәзерге вакытта Тәскирә апа энесенең кызы Тәслимә һәм аның тормыш иптәше Роман Әбделхәировлар тәрбиясендә яши.
— Мин һәрчак үземә карата игътибар һәм кайгырту тоям. Бер генә бәйрәмдә дә котламыйча калганнары юк. Безгә, өлкән буынга, хөрмәттән башка берни дә кирәк түгел. Сугышлар булмасын, ачлык килмәсен — иң мөһиме шул. Без бер телем икмәк ашарга тилмереп үскән буын, — диде ул.
Бу көнне Тәскирә апаның энесе Фәизнең балалары, онык-оныкчыклары да җыелды. Яраталар, хөрмәт итәләр үзен, һәрчак хәлен белеп, кайгыртып яшиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев