Роберт Миңнуллин истәлегенә
ТР Мәдәният министрлыгы ТР Язучылар берлеге белән берлектә 2023 елда Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәргә конкурс игълан итә, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.
Конкурс балалар һәм яшүсмерләрнең татар теле һәм укуга кызыксынуын арттыру, шулай ук заманча балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятын үстерү максатында үткәрелә. Биредә аерым авторлар һәм авторлык коллективлары катнаша. Конкурска түбәндәге номинацияләр буенча сәнгать әсәрләре кабул ителә:
«Балалар яки яшүсмерләр өчен иң яхшы проза әсәре»;
«Иң яхшы комикс»;
«Балалар яки яшүсмерләр өчен иң яхшы драма әсәре»;
«Иң яхшы балалар шигыре».
Конкурска гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев