Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Роспотребнадзор балалар ялы буенча кайнар элемтәне май ахырына кадәр озайтты

Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) балалар ялы, балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар элемтә эшен 31 майга кадәр озайтты.

Ведомство матбугат хезмәтендә шулай дип белдерделәр, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Әлеге карар күпсанлы мөрәҗәгатьләр һәм гражданнарның бу темага карата кызыксынуы саклану сәбәпле кабул ителде. Ведомствода аңлатуларынча, сорауларын бирергә өлгермәгән ата-аналар һәм башка мөрәҗәгать итүчеләр моны ай ахырына кадәр эшли алачак.

Кайнар элемтә белгечләре гражданнарга балалар товарларының куркынычсызлыгы һәм сыйфаты мәсьәләләре буенча консультацияләр бирүне дәвам итәчәк, шулай ук лагерь сайлауда һәм баланы җәйге ялга әзерләүдә ярдәм итәчәк. Аерым алганда, сәламәтләндерү учреждениесенә җыемнар буенча тәкъдимнәр алырга мөмкин.

Консультация алу өчен телефоннар, шулай ук консультация үзәкләре һәм пунктларының адреслары Роспотребнадзорның территориаль бүлекчәләре рәсми сайтларында урнаштырылган.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев