Россиядә 2026 елның июнь аенда өч көнлек ял булачак
12 июньнән 14 июньгә кадәр Россия көне уңаеннан өч көнлек эшләми торган бәйрәм көннәре 2026 елның соңгы озын ял көннәре булачак, дип хәбәр итте РИА Новостига икътисад фәннәре кандидаты, РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин.
«2026 елда Россиядә өч көнлек ял көненең соңгысы июньдә (12-14 июнь) булачак», — диде Балынин.
Моңа кадәр россиялеләр өч көн рәттән 1 майдан 3 майга кадәр Яз һәм Хезмәт көнен бәйрәм итү уңаеннан, шулай ук илдә Җиңү көнен билгеләп үткән 9-11 көннәрдә ял итте.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев