Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Руль артындагы исерек — җинаятьче

Районыбыз юлларында халык иминлеген саклау, юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш транспорт белән идарә итүчеләрне барлау максатында ЮХИДИ хезмәткәрләре даими рәвештә рейдларга чыга.

Агымдагы елның 20 гыйнварында инспекторлар Кайбыч — Камыллы автомобиль юлының 32 нче чакрымында исерек хәлдә «Лада Калина» автомобиле белән идарә иткән Иске Тәрбит авылында яшәүчене туктата. Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы, полиция майоры Илфат Әхмәтов әйтүенчә, документларын тикшергәндә аннан спиртлы эчемлек исе аңкып торган. Алкотектор организмында спиртлы эчемлек булуын күрсәткән. Аңа карата беркетмә төзелә, документлары җәмәгать судына җибәрелгән. 

Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручыларга карата законнарның катгый булуына карамастан, мондый ямьсез күренеш еш очрый. Эчкән кешегә диңгез тубыктан, дигән кебек, андый кешеләр мондый сәфәрнең ни белән төгәлләнәчәге, аның аркасында бер гаепсез кешеләрнең зыян күрүе, гомерләре өзелү ихтималы турында уйлап та карамый. 

Эчкән килеш руль артына утыручылар транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан ел ярымнан ике елга кадәр мәхрүм ителеп, 45 мең сум күләмендә административ штрафка тартыла. Күргәнегезчә, бу гамәл гаилә бюджетына зур зыян сала. Төп һөнәре автомобиль йөртүче булса, ул кеше эшсез кала дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев