Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Сабан туе нәтиҗәле хезмәткә рухландырсын!

Хөрмәтле кайбычлылар, туган ягыбызны сагынып кайткан якташларыбыз, бәйрәмебез кунаклары!

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның халкыбызның милли бәйрәме — Сабан туе уңаеннан мөрәҗәгате:

— Хөрмәтле кайбычлылар, туган ягыбызны сагынып кайткан якташларыбыз, бәйрәмебез кунаклары! Сезнең барыгызны да район Советы, башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән халкыбызның милли бәйрәме — Сабан туе уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм! 
Сабантуйны бәйрәм иткәндә без иң беренче нәүбәттә районыбыз һәм тулаем республиканы азык-төлек белән тәэмин итүгә зур көч салган игенчеләргә, авыл хезмәтчәннәренә олы ихтирам белдерәбез. Еллар дәвамында кунакчыл мәйдан яшен-картын, төрле милләт һәм дин вәкилләрен үзенә җыя. Сабан туе күпмилләтле районыбыз халкының тату һәм бер-берсен мәдәни яктан баетып яшәвенә ачык мисал булып тора. Сабан туенда очрашуны туган-тумача, авылдашлар, дуслар зарыгып көтеп ала. Җанга якын туган телдә аралашу, чорлар узып килгән йолаларны, традицияләрне яңарту һәркемнең җанына хозурлык бирә. Ул көрәш дәрте, халык уеннары, бәйгеләр, җыр-биюләр белән йөрәкләрне җилкендерә.
Сабан туе һәрберебезгә матур тәэсирләр бүләк итсен, нәтиҗәле хезмәткә, бердәмлеккә рухландырсын, көч-егәр өстәсен! Милли бәйрәмебез котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев