Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Сабантуйлар иңли җиһанны!

Хөрмәтле Кайбыч районы халкы!

Фәнил Баһаветдинов, Татарстан Республикасының VII чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «Цеолиты Поволжья» Сәүдә йорты" җәмгыятенең генераль директоры:

— Хөрмәтле Кайбыч районы халкы! Сезнең барыгызны да Сабантуй бәйрәме уңаеннан кайнар котлыйм. Борынгыдан язгы сабан һәм муллык бәйрәме буларак барлыкка килгән Сабантуйны ел саен шатланып көтеп алабыз. Кайбычлыларның ачык йөзе, дустанә мөнәсәбәте олысын-кечесен, яшен-картын, төрле милләт һәм төрле дин вәкилләрен, кунакларны бер мәйданга җыя. Сабантуй безне милли тамырларыбызга һәм традицияләребезгә алып кайта, бер үк вакытта алдагы көннәргә ышаныч бирә, киләчәгебез якты буласына өмет өсти. Бу бәйрәм үзенең кабатланмас төсмерен саклап килә, күркәм традицияләребез һәм рухи кыйммәтләребез белән якыннан танышу мөмкинлеге дә бирә.
Ихлас күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим. Тормышыгыз мул булсын, барлык хыялларыгыз чынга ашсын, алдагы көннәрдә дә дуслык, тынычлык хөкем сөрсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев