Шәкүр Рәхимов – татар «Робин гуды» һәм караклар патшасы
Быел татар «Робин Гуды» Шәкүр Рәхимов исеме белән бәйле вакыйгаларга йөз ел тулуны билгеләп үтәбез.
«Яндекс» архивындагы кайбер материаллар белән танышып, мин «Правда» газетасының 1926 елның 23 октябрь санында «Суд. Деревня Чутеи» һәм "Вечерняя Москва"ның 1926 елның 8 декабрендәге 284 нче санында «Дело «78» дип исемләнгән мәкаләләрне таптым. Аларда якташыбыз — Чүти авылыннан Шәкүр Рәхимов турында сүз бара.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы музеенда Шәкүр Рәхимовка багышланган стенд бар. Анда «Шакуровщина» исемле гаепләү акты, хөкем карарының калын томы куелган. Анда «Озак вакыт дәвамында Татарстан һәм Чувашстан АССР, Ульяновск һәм Түбән Новгород губерналары территориясендә атаман Шәкүр Рәхимовның „Карак“ кушаматлы бандасы халыкны эзәрлекләп торган» дип язылган.
Шәкүр Рәхимов 1861 елда туган. Күп еллар үтсә дә, аны хәзер дә беләләр. Шәкүр карак шул дәрәҗәдә легендар шәхес булган ки, безнең якларда дан-шөһрәте хәтта Бохараның атаклы персонажы Хуҗа Насретдин белән дә тиңләшә алыр иде. Халык теленә Шәкүр беренче чиратта хәйләкәр һәм җитез түгел, ә зирәк һәм юмарт кеше булып кереп калган.
Шәкүр Рәхимов нинди шәхес булган? Ул татар халкы тарихында ни өчен тирән эз калдырган соң?
Моннан йөз еллар элек тормышны аттан башка күз алдына да китерә алмаганнар. «Свияжск кантоны Мәлки волосте Чүти авылы бөтен тирә-якка караклар оясы буларак билгеле. Анда яшәүче Шәкүр Рәхимовны „караклар патшасы“ дип атаганнар. Атаман үз эшчәнлеген республика чикләреннән еракка да тараткан», — дип язганнар газетада.
Идел буе, шул исәптән Татар республикасы да, ачлык чорын кичергән бердәнбер төбәк түгел. 1920 елда продразверстка буенча республикадан 10 миллион поттан артык икмәк чыгарылган. Өяз һәм волостьлардан ашлыкны, орлыкка калдырмыйча, тулысынча алганнар. Язгы чәчү куркыныч астында калган. РСФСРның Совнаркомы рәисе тәкъдиме белән республикага 300 мең пот икмәк кире кайтарылган.
Шәкүр Рәхимовның «эшчәнлеге» иң болгавыр заманнарга — Гражданнар сугышы, ачлык вакытына, яңа икътисад сәясәте (НЭП) кертелгән чорга туры килә. Ул вакытта Рәхимов кебекләр элеккеге Россия империясе буйлап бихисап булган. Гражданнар сугышының легендар герое Григорий Иванович Котовский гына да ни торган. Ул алпавытлар һәм сәүдәгәрләрне дер селкетеп торган, атаклы «караклар патшасы» булып саналган. Россия империясендә җинаятьчедән алып СССР Үзәк башкарма комитеты әгъзасына кадәр карьера ясаган. Котовскийның «эшчәнлеге» Рәхимовныкыннан да күпкә куәтлерәк булган. Ләкин һәркемнең язмышы үзенчә хәл ителгән. Шәкүр Рәхимов теләсә кайсы ведомствога җитәргә сәләтле булган. Нәкъ менә шундый чорларда лидерлар барлыкка килә дә инде. Ул җирле хакимиятнең дә, кантон милициясе башлыгының да ышанычын яулый алган.
Чүти авылының бер кешесе дә Шәкүр Рәхимов турында начар фикердә булмаган. Алар өчен ул — юмарт һәм зирәк кеше. Менә «Правда» газетасының 1926 елдагы 23 октябрь санындагы «Суд. Деревня Чутеи» дигән мәкаләсеннән өзек:
«1923 елның 8 июнендә Чувашия Республикасы Цивильск өяз милициясе идарәсенең икенче районы башлыгы Ермилов, шул ук өлкәнең Арабося авылында урланган биш атны эзләү өчен, Чүти авылына юл тоткан. Ермиловны ике милиционер һәм зыян күргән кешеләр озатып йөргән. Шәкүр бандасы тарафыннан атлар урланган дигән мәгълүмат булганга, алар таң белән Чүтигә килеп җиткән. Беренче очраган карчыктан авыл советы рәисенең кайда яшәвен сораганнар.
Карчык Ермиловка ялгыш юл күрсәткән, үзе ул арада бөтен авылны аякка бастырган. Шулай итеп, күп вакыт югалтып, Ермилов карак Төхвәтуллинны кулга алганда, бу хакта бөтен авылга мәгълүм булган инде. Ермилов тоткыннар белән авыл советына юл алганда, анда Шәкүр Рәхимовның улы Сабир һәм авыл советы секретаре Әмиров җитәкчелегендәге төркем тупланган булган.
Авыл советы секретаре Әмиров тарафыннан котыртылган халык шулкадәр ярсыган була ки, бәладән баш-аяк дип, тоткарланган карак Төхвәтуллинны калдырып китәргә мәҗбүр булган».
«Татар чегәне» турында күп язылган. 1972 елда Туфан Миңнуллин «Ат карагы» дигән тарихи драма иҗат иткән. Үз героеның ни өчен җинаять юлына басуын аңларга теләп, ул аның авылына барган, истәлекләрне укыган, Югары судта 40 томлы эш белән танышкан. Аның Шәкүр карагы өчен шәхси ирек иң мөһиме була.
Шәкүр карак — ат карагы Шәкүр Рәхимов, тарихи һәм фольклор герое, ким дигәндә ике тапкыр театр сәхнәсенә күтәрелгән. 2008 елда Казанның Тинчурин театры, бу персонажны оригиналь рәвештә кулланып, авылда аның турында фильм төшерүгә багышланган спектакль күрсәткән. Спектакльнең премьерасы 2008 елның 25 апрелендә булган. Пьесаны Аксубай районының Карасу авылында туып-үскән Илгиз Зәйниев язган. Ул бу вакытта, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының драма театры актеры белгечлеге буенча укуын тәмамлап, танылган автор булып өлгергән иде.
Берничә ел элек, ул вакытта республика прокуроры булып эшләгән Кафил Әмиров, Чүти авыл советы башлыгыннан легендар каракны аклау үтенече белән хат алган.
«Без эшнең материалларын, ягъни Татарстанның Милли архивында тарихи әһәмияткә ия буларак сакланучы 42 томны күтәрдек, мин аларны игътибар белән өйрәндем, — дип сөйләгән Кафил Әмиров. — Һәм беләсезме, мин нинди нәтиҗәгә килдем? Аны туган авылында чынлап та юмарт, һәрвакыт ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган кеше булганы өчен хөрмәт иткәннәр. Ләкин ул гап-гади җинаятьче булган».
Кафил Әмиров сөйләгәннәрдән:
— Бервакыт Шәкүр карак бандасы Түбән Новгород өлкәсендә кибеткә һөҗүм иткән һәм аннан бер төргәк ефәк урлаганнар. Аннары бу ефәк чиновникларның, судья һәм прокурорның хатыннарына һәм кызларына ришвәт итеп бирелгән. Шулай бервакыт җирле хакимият башлыклары хатыннары белән бер очрашуда җыелган һәм барлык хатын-кызларның да бер үк ефәктән тегелгән күлмәктән булуы ачыкланган. Бу хокук бозучыларның гаебен дәлилләүче фактларның берсе булган.
Берләшкән дәүләт сәяси идарәсенең агенты Зариф Бәширов махсус задание белән Чүтигә җибәрелгән.
«Шәкүровчылар» эшенең беренче томында аның җентекле отчеты бар, ул, объектив отчетка караганда, күбрәк әдәби әсәргә охшаш.
Башлангыч материалларда әйтелгәнчә, «Правда» газетасының 1926 елның 23 октябрь санындагы «Суд. Деревня Чутеи», "Вечерняя Москва"ның 1926 елның 8 декабрендә чыккан 284 нче санындагы «Дело «78» мәкаләләре буенча, бу эшкә 78 кеше җәлеп ителгән. РСФСР Югары судының җинаять-суд коллегиясе Татарстан Республикасында эшне рәис Немцов, прокурор Рогинский катнашлыгында караган. Югары суд тарафыннан барлыгы 16 кеше атарга хөкем ителгән.
Суд тарафыннан гаепле дип танылучыларның калганнарына төрле срокка иректән мәхрүм итү карары чыгарылган. Хөкем карары копияләренә караганда, суд тикшерүе 4 декабрьдә тәмамланган. Хөкем карарын үзгәртү мөмкин булмый. Ул, дөнья күреп 72 сәгать узгач, үтәлгән дә.
Чүти авылында Шәкүр Рәхимовка һәйкәл бар. Сез: «Кайда?» — дип сорарсыз. Бу һәйкәл беркайчан да тутыкмас, ишелмәс — ул халык күңелендә. Әлеге авыл җирлегенең флагындагы символның ат булуы да юкка түгел. Әлеге мәкалә ТР Милли архивы документлары буенча әзерләнде.
Ф. Р-3622. оп.1 д.139, Ф. Р-3870. оп.12 д.5-40
Александр Акрымов,
Мәлки.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев