Салкынча антициклон килү сәбәпле, Татарстанда эсселек бераз кими
Бүген Татарстанда салкынча антициклон килү сәбәпле температура фонының түбәнәюе көтелә.
Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Кичәге көннән аермалы буларак, сизелерлек явым-төшем көтелми.
Төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә җил исә, көчәйгәндә аның тизлеге урыны белән 13 метрга кадәр җитә. Төнлә һава температурасы +15 градустан артмаса, көндез республикада термометрның терекөмеш баганасы +22..+27 градуска кадәр күтәреләчәк.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев