Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Шатлыклы да бу көн, моңсу да

Кадерле балалар, хөрмәтле хезмәттәшләр!

Илмас Хәмидуллин, мәгариф бүлеге начальнигы, гомумроссия мәгариф профсоюзының территориаль оешмасы:

— Кадерле балалар, хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне уку елы тәмамлану белән чын күңелдән котлыйбыз!
Соңгы кыңгырау — мөһим һәм дулкынландыргыч бәйрәм. Чыгарылыш класс укучылары мәктәп белән хушлашу мизгелләрен озак еллар хәтерләрендә саклый. Алда — имтиханнар, югары уку йортларында һәм көллиятләрдә уку, мөстәкыйль тормышка аяк басу чоры. Сезгә, дөрес карар кабул итеп, сыйфатлы белем алуыгызны, уңышлы хезмәт юлы, туган ягыгызга яңадан әйләнеп кайтуыгызны телибез.
Беренче класс укучылары өчен дә бәйрәм. Алар тәүге җитди сынауны уңышлы узды — укырга, язарга өйрәнделәр. Алда беренче җәйге каникуллар көтә. Ата-аналарга ярдәмнәре өчен зур рәхмәт әйтеп, сабырлык, сәламәтлек һәм балаларыгыз белән горурлану бәхете телибез.
Укытучыларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Сез укучыларыгыз тормышында мөһим урынны билисез. Уңышларга нигез саласыз. Замана яңа белемнәр һәм көчле рух таләп итә. Бүген белем бирү генә түгел, ә яшәргә, кешеләр белән мөнәсәбәтләр төзергә, дөреслекне һәм ил мәнфәгатьләрен якларга өйрәтү дә мөһим. Сезгә хезмәтегезнең шатлык китерүен, укучыларыгызның уңышка ирешүен һәм иҗади җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев