Шәхси эшмәкәр СВОдагыларның әниләре һәм хатыннары өчен ифтар ашы үткәрде
Бүген шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллин үзенең кафесында ифтар ашы үткәрде.
Анда махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызның әниләре, хатыннары чакырылды. Араларында уллары батырларча һәлак булган аналар, тол калган хатыннар да бар иде. Рөстәм Хикмәтуллинның нәкъ менә СВОдагыларның якыннарын бер табынга җыюы очраклы гына хәл түгел. Чөнки ул үзе дә Җиңүне тизрәк якынайту өчен тырышып йөрүчеләрнең берсе. Яу кырындагы якташларыбызга үзенең фурасында бик күп тапкырлар гуманитар йөк илткән кеше ул. Март урталарында Казаннан зур колонна белән кабат юлга чыгарга җыена.
Ифтар ашында катнашкан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тынгысыз җанлы Рөстәм Хикмәтуллин адресына бик күп җылы сүзләр әйтте, аны олы йөрәкле, киң күңелле, ярдәмчел кеше дип атады. Ураза тотучыларның барысына да җылы теләкләрен җиткерде. Аның урынбасары Эльвира Заһидуллина солдат аналары, хатыннары белән тыгыз элемтәдә тора, барысын да танып белә. Үзе дә СВО зонасына ике тапкыр гуманитар ярдәм илтеп кайтып, аларның уллары, ирләрен дә яхшы белә. Шуңа да бу очрашуда һәрберсенең күңеленә ачкыч тапты, юатырдай җылы сүзләрен әйтте.
Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин Рамазан ае турында сөйләде, вәгазьләр укыды. Ифтар ашына килүчеләр бер-берсе белән аралашты, изге Рамазан аенда бу игелекле эшнең башында торучыларның барысына да рәхмәтен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев