Сез безнең тормышка ямь өстисез
Кадерле хатын-кызлар!
8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
— Кадерле хатын-кызлар! Сезне муниципаль район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән язның искиткеч матур бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм. 8 Март — күңелдә җылы хисләр уята торган иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе. Сез безне игелекле эшләргә рухландырасыз, яшәвебезгә яктылык, нур һәм матурлык өстисез. Районыбыз үсешенә саллы өлеш кертәсез, җәмгыять көнкүрешенең иң җаваплы юнәлешләрендә хезмәт куясыз. Теләктәшлегегезне, ярдәмегезне һәрдаим тоя килеп, без бергәләп кыенлыкларны һәм сынауларны җиңә барабыз. Сез — эчке сизгерлек һәм зирәклек белән гаилә учагын, ана сөте белән канга сеңгән рухи хәзинәләребезне, мәдәниятебезне һәм туган телебезне саклаучылар. Хатын-кызның гаять мөһим роле нәкъ менә шуннан гыйбарәт.
Тыл хезмәтчәннәре, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар — кулына корал тотып дәүләтебезнең бәйсезлеге өчен көрәшүче хәрбиләрнең әниләре, хатыннары иң ихлас рәхмәт сүзләренә һәм ихтирамга лаек.
Кадерле хатын-кызлар!
8 Март — халкыбызның барлык буыннарын берләштерә торган зур тантана һәм сезнең шәфкатьлелек, мөлаемлык, чибәрлек һәм нәфислек кебек барлык күркәм сыйфатларыгызны тану, сезгә соклану хисләрен белдерү өчен күркәм форсат булып тора.
Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, күңел күтәренкелеге телим. Гаиләләрегездә татулык, муллык, бәрәкәт һәм мәхәббәт хакимлек итсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев