Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Шүширмәдә юл төзелеше бара

Районның кайсы гына авылын алсаң да, соңгы елларда анда нинди дә булса проблема чишелешен тапкан. Мәктәп­ләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары ремонтлана, яңалары сафка баса, модульле фельдшер-акушерлык, участок ветеринария пунктлары төзелә.

Шүширмә дә райондагы төзек, матур авылларның берсе. Хәзерге вакытта биредә Габдулла Тукай урамында 500 метр озынлыкта вакташ юл салалар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин төзүчеләрнең эше белән даими кызыксынып тора. Юл төзү белән "Волгодорстрой" оешмасы шөгыльләнә. Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев әйтеп узганча, алар авылны икегә бүлеп торучы инеш аша күпер дә төзиячәкләр.
- Авыл халкын борчыган проблемаларны хәл итүдә республика, район җитәкчелеге ярдәмен тоеп эшлибез. Бу юл да республикада юлларга вак таш салу программасы буенча ремонтлана һәм республика бюджетыннан финанслана, - диде ул. -Шул программалар нигезендә җирлектәге проблемаларның берсе генә хәл ителсә дә, халык өчен зур шатлык ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шүширмәдә юл төзелеше бара