Синоптик: Быелгы кыш соңгы ун елдагы иң карлы кышларның берсе буларак тарихка керәчәк
Февраль башыннан бүгенге көнгә кадәр Казанда 70 миллиметрдан артык кар яуган.
Бу хакта "Татар-информ«га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.
«Метеостанция мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта Казанда кар катламының биеклеге 87 сантиметр, ә Яшел Үзән районының Вязовые бистәсендә 95 сантиметр. Бу хәзерге вакыт өчен норма күрсәткечләреннән шактый күбрәк», — дип сөйләде ул.
Феликс Гоголь мәгълүматлары нигезендә, бу кыш тарихка иң карлы кышларның берсе буларак кереп калачак.
«2010-2011елгы кышкы сезонда явым-төшем күп булды. Быелгы кыш шулай ук тарихка соңгы ун елдагы иң карлы кышларның берсе буларак кереп калачак», — дип ассызыклады Гоголь.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев