Сөекле һәм хөрмәтле хатын-кызларыбыз!
8 Март белән кайнар котлыйм.
Александр Иванов, «Август-Кайбыч» җәмгыяте генераль директоры:
— Бездә эшләүче барлык хатын-кызларны, лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннарын, авыр сугыш елларында тылда эшләгән әби-апаларны язның беренче бәйрәме — 8 Март белән кайнар котлыйм. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан эчкерсез котлауларымны кабул итеп алыгыз! Табигатьнең үзе кебек, сез — яңа тормыш, мәхәббәт һәм гүзәллек чыганагы.
Бүгенге көндә хатын-кызның роле эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә тагын да әһәмиятлерәк була бара. Вазыйфаи бурычларыгызны төгәл үтәвегез югары казанышларга ирешү мөмкинлеге бирә. Шул ук вакытта сез һәрбер эшне түземлек һәм җаваплылык, сөйкемлелек белән иҗади якын килеп башкарасыз.
Сезгә барлык башлангычларыгызда уңышлар телим. Гаиләләрегездә иминлек һәм тынычлык хакимлек итсен. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм теләкләрегезнең чынга ашуын телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев