Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Сөекле һәм хөрмәтле хатын-кызларыбыз!

8 Март көне белән котлыйм.

Рөстәм Хикмәтуллин, шәхси эшмәкәр:

— Сөекле һәм хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Язның беренче бәйрәменең нәкъ менә хатын-кызлар белән бәйләнгәнлеге символик мәгънәгә ия. Озакка сузылган кыштан соң язгы кояш салкын җирне җылыткан кебек, сез дә күңел җылыгыз, назыгыз һәм кайгыртуыгыз белән гаилә учагына җан өрәсез, иң кырыс ир-атлар күңелен дә йомшартасыз. Бу бәйрәм аерым бер җылылык белән билгеләп үтелә. Ул үзе белән ир-егетләрнең кешелек дөньясының гүзәл затларына гаять зур мәхәббәтен һәм хөрмәтен, ягымлылыгын һәм сак карашын гәүдәләндерә. Һәркайсыбыз өчен иң кадерле кыйммәтләр: туган өй нуры, мәхәббәт, тугрылык сезнең белән бәйләнгән.
Тормышыгыздагы һәр мизгелгә шатланып, бәхетле булып, яратылып яшәгез. Янәшәгездә һәрвакыт нык, ышанычлы ир-ат җилкәсе булсын, өегездә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев