Сөембикә Натфуллина, Федоровское: «Яшел күзле кызның ачы язмышы»
Бетте, югалды... яшен сукты, күк күкрәде.
Зәкия өчен бәхет капкасының ачкычлары суга төшкәндәй юкка чыкты.
Зәкия ишле гаиләдә уртанчы бала булып туды. Кечкенәдән тырыш бала иде. Мәктәптә укый башлагач та, уку алдынгысы булды. Өй эшләрендә дә әнкәсенең зур ярдәмчесенә әйләнде. Үзенә йөкләнгән эшләрне төгәл итеп башкарыр иде. Укудан соң эшли торган эшләрне дә мәктәпкә киткәнче башкарды. Иртүк торып, көянтә-чиләкләрен алып, өйгә су ташып калдыра. Кайткан төшенә бер эше бетеп тора, янәсе. Яшел күзле кызчык кечкенә сеңелләрен карарга да өлгерә иде. Чыннан да гаиләдәге бөтен балаларның да күзләре кара-коңгырт иде. Бер Зәкия генә әтисенә охшап яшел күзле булып туды.
Мәктәптәге уку еллары күз ачып йомганчы тиз-тиз үтеп китте. Зәкия дә чибәр матур кыз булып җитеште. Гаиләдәге башка абый-апалары кебек, ул да унынчы классны бетереп, укытучы булам дип, калага — югары уку йортына юл тотты.
Шушы чибәр кыз артыннан шәһәрдә дә өере белән егетләр тагылып йөрде. Ләкин Зәкия генә берсенә дә җавап бирмәде, күңелен ачмады. Чөнки аның туган авылында сөйгән яры Сабиры бар иде инде. Акыллы кыз мәхәббәт дип, хисләрен аздырмады. Аның әле биш ел укып һөнәр аласы бар иде. Мәхәббәте чын булса, яраткан кешесе көтәр. Сабир да төшеп калганнардан түгел иде. Үзенең сөйгәнен башкаларга алыштырмады. Биш ел буенча, ай саен диярлек Зәкиясе янына ашыкты.
Кызга уку җиңел бирелде, ләкин төпле тору урыны булмау гына күңелен тырнады. Соңгы уку елларында гына тулай торактан урын бирделәр. Яшьлек җиңде, шулай бер урыннан икенче җиргә күчеп йөри-йөри, Зәкия институтны уңышлы гына тәмамлап чыкты. Күңелле студент еллары истәлек һәм мәхәббәтләренең сынавы булып артта калды.
Алда олы тормыш юлы... Ниләр көтә Зәкияне? Балаларының сары сагышка батып яшәячәген бер әтисе һәм әнисе генә сизенде кебек. Әтисе, аның шәһәрдә укыган вакытта төшкән фотолары килгән саен, һаман сагая, нигә соң кызымның күзләре моңсу дия иде. Зәкияне яучылар сорап килгәч, әнисе дә, аларны озатканнан соң, нигәдер бик озак елады, тынычлана алмады. Ата-ана күңеле сизгән, чынында Зәкияне авыр тормыш, ялгызлык көтә иде.
Зәкия белән Сабирның мәхәббәт тарихына килгәндә, аларга карап китап язарлык иде. Андый ярату Ләйлә-Мәҗнүн, Таһир-Зөһрәләрдә генә булгандыр. Шундый эчкерсез, чиста иде аларның хисләре. Сабиры Зәкияне кулында гына күтәреп йөрергә риза иде. Алар бер-берсенә тугры булды. Мәхәббәт агачлары шаулап чәчәк атты. Һәм бер матур кичне мәңгегә бергә булырга сүз куештылар. Әти-әниләре гөрләтеп, ике яклатып туйлар үткәрде. Яшьләрнең кулында бәхет ачкычлары иде. Алар шулай тормыш башлап җибәрде. Язмышлары шул булгандырмы, нигәдер шәһәргә чыгып китәргә булдылар. Бәлки әти-әниләре янында кече балалары булгангадыр.
Ләкин Зәкия белән Сабирны авырлыклар куркытмый. Мәхәббәт җимешләре булып уллары туа, бәхетләре икеләтә арта. Яшьләрнең торыр урыны булмый. Бер торактан икенчесенә күчеп, хәтта бер шәһәрне икенчесенә алыштыралар. Соңгысында төпләнеп калалар. Үз торакларын булдыру өчен, Сабир бик тырышып эшли. Зәкиягә бала белән күченеп йөрүләре кыен булсада, түзә ул. Шулай биш-алты ел гомерләре үтеп тә китә. Ниһаять, сызылып бәхет кояшы чыга. Сабирга фатир бирәләр. Гаилә куана-куана яңа урынга күчә. Алар шушы фатирда 1-2 ел гына бәхетле яшәп кала. Зәкиянең Сабиры чынлап торып авырый башлый.
Авыруы көннән-көн көчәя бара. Мондый кискен борылышны алар көтмәгән иде. Аяз көнне яшен суккандай була. Шуннан башлана инде аларның больница юлларын таптаулары...
Табиблар авыр диагноз куялар, Сабирда начар авыру табалар. Я, раббым, тагын нинди сынаулар әзерләп куйдың безгә, дип, Зәкия һәр көнне елый, борчыла, җитмәсә икенче балалары белән йөкле була. Алар бит юлларында очраган барлык авырлыкларны ерып чыктык дип, без бары тик бәхеткә генә лаек дип санап, яшәргә генә тотынган иделәр. Ләкин язмышның үз хисабы. Язмыштан узмыш юк. Шулай да, гаилә өметен өзми, тәкъдиребез шулдыр дип, чынбарлыкны кабул итә һәм табиблар да соңгы өметләрен өзмичә операция ясарга кирәклеген аңлата. Әйе, әйе бар өметләре шул операциядә була. Ләкин... юк, юк инде, бер ышаныч югалгач, операция дә үзен акламады, хәтта киресе булып куйды. Сабир бөтенләй урын өстендәге авыруга әйләнде, өйдәгеләрне, кешеләрне танымас булды, үзе ашый-эчә алмады, кул-аяклары тыңламады... Зәкиягә ике бала өстенә, өченче «бала» өстәлде.
«Нигә? Ни өчен? Нинди гөнаһларым өчен? Тәңрем, синең каршыңда нинди гаебем бар соң? Нигә мине ачы газап утларына салдың?» — дия-дия, Зәкия көне-төне елады да елады, үзе дә авыруга сабыша язды.
Яшьлекләренең иң матур җирендә — гаилә учагы сүнде... Көннәр-төнгә авышты, балалар елашты, туганнарының кайгыдан үзәкләре өзелде...
Зәкия шулай бала караган шикелле, Сабирын бер ел кашыктан ашатты, үзе турында уйларга вакыты да, теләге дә юк иде, саргайды, кипте, ашаудан калды. Шушы өч көнлек дөньяда бер генә көн яшәп калдылар сыман.
Бик каты газаплар, әрнүләрдән соң Сабиры мәңгелеккә күзен йомды. Аңа бит бары 36 яшь кенә иде, ирләрнең чәчәк кебек вакыты, җир җимертеп дөнья көтә торган чагы.
Вакыт тукталды... Зәкия өчен кара, авыр көннәр башланды. Ул ышанмады, ничек инде шашып яраткан Сабиры дөньяда юк?! Аның яшисе килмәде, балалары гына чынбарлыкка яңадан кайтара иде сыман. Зәкия шул нарасыйлар, берсеннән-берсе кечкенә ике баласы өчен яшәргә тиеш. Күпме генә кыенлыклар ашарга туры килмәсен, Зәкия балалары өчен барысына да түзәргә дип, Сабиры алдында үзенә сүз бирде. Әйе, малайларны үстерергә, кеше итәргә, алар өчен әти дә, әни дә булырга кирәк иде. Балалары ятимлекне сизмәсен өчен күп көч түкте Зәкия. Алны-ялны белмәде, эшләде дә эшләде. Үзе һаман Сабирын юксынды, аның белән төннәрен саташып чыга иде. Аның күңелендә кайнаган ялкынлы ташкын, иркәсенә булган мәхәббәте шигырь юллары — бәетләр булып дәфтәр битләренә тамды. Шунда гына Зәкия үзенә бер юаныч тапкандай була һәм төннәр буе шул сагыш дәфтәреннән аерылмый иде. Сабиры аны калдырып киткәнгә хәзер инде 30 ел, ә Зәкия әле һаман да күңел дәфтәренә, үзенең иң саф хисләрен аңлата.
Сары сагышка баткан тормыш дәвам итә. Зәкиянең уллары, үсеп җитеп, башлы-күзле булып, әниләре яныннан китеп, үз ояларын корды. Әйе, Зәкияне, әле балалар кечкенә вакытта кияүгә сорап килүчеләр дә шактый була, ләкин ул гына, балаларына, сөйгәненә үзе ягыннан хыянәт була дип санап, барысын да кире бора.
Инде, яшел күзле чибәр кыз, күпне күргән, язмыш сынауларына баш имәгән, сер бирмәс, көчле ихтыярлы ханымга әйләнә. Гомере буе үзенең белгечлеге буенча укытучы булып эшләвен әле дә дәвам итә. Лаеклы ялда булса да, һаман да мәктәптә ул. Юкка гына аңа биш ел элек, хезмәтен данлап, «Татарстанның атказанган укытучысы» исеме бирелми. Ләкин әле Аллаһы Тәгалә яраткан бәндәсен ташламый, торган саен сырхаулар өстәп сынап тора. Зәкия генә барысын да шулай кирәк дип кабул итә, чөнки ул белә, Ходай яраткан колына гына авырулар бирә, һәм инде ул хәзер намаз «карчыгы», барысына да Аллаһтан сабырлык, түземлек, исәнлек сорый.
Бик күп авырлыклар, кыенлыклар аша үтеп, Зәкия бүген гомеренең алтын көзенә кереп бара. Ул балаларына кадерле әни, оныкларына яраткан дәү әни. Түзсә дә түзә икән адәм баласы. Мондый бәла-казаларны беркемгә дә күрсәтмәсен. Раббым, үзең сакла! Шундый олы йөрәкле аналарга һәйкәл куярлык.
Сөембикә Натфуллина,
Федоровское
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев