Соңгы кыңгырау яңгырар чак җитте
Тагын бер уку елы тарих битләренә кереп бара.
Вакыт дигәнең сизелми дә үтә: әле кайчан гына мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән балалар бүген инде олы тормыш алдында басып тора. Тиздән, 26 майда, мәктәпләрдә соңгы кыңгырау яңгыраячак. Бу көн һәркемнең күңелендә аерым урын алып тора, чөнки безнең һәрберебез гомерендә бер тапкыр булса да мәктәп белән хушлашуның моңсу да, шатлыклы да мизгелләрен кичерә.
Быел районда тугызынчы классны — 128, ә унберенчене 61 укучы тәмамлый. Бу егетләр һәм кызлар өчен җаваплы чор башлана. Алда аларны зур сынаулар көтә: унберенчеләр — бердәм дәүләт имтиханнарын, ә тугызынчылар дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшырачак. Мәктәп елларының соңгы сәхифәләрен япкан көннәрдә алар өчен һәр мизгел аеруча кадерле, һәр очрашу аерым мәгънәгә ия.
Бу көннәрдә чыгарылыш укучылары бәйрәмгә әзерлек мәшәкатьләре белән йөри. Ак бантиклар һәм алъяпкычларын, «Чыгарылыш» дип язылган тасмаларын, чәчәк бәйләмнәрен тагын бер кат барлыйлардыр. Бәйрәм рухы белән бергә күңелләргә сагыш та керә. Балачак сукмагыннан яшьлеккә таба атларга күптән хыяллансалар да, бу көнне күпләрнең күзләренә яшь тулыр, күңелләрендә дулкынлану хисләре ташыр. Чөнки мәктәп — белем учагы гына түгел, ул — тәүге дуслар, беренче уңышлар, җиңүләр һәм хаталар, күңелгә якын укытучылар, күңелле тәнәфесләр, онытылмаслык истәлекләр дөньясы. Еллар үткәч тә мәктәптә узган бәхетле мизгелләр йөрәк түрендә саклана. Сизелмичә генә үтеп киткән мәктәп еллары эчендә укытучылар икенче әниләрдәй, классташлар туганнардай якын кешеләргә әверелә.
Алда чыгарылыш укучыларын яңа үрләр, зур өметләр, җитди карарлар көтә. Аларның һәркайсына имтиханнарны уңышлы тапшырып, үзләре сайлаган юлдан ныклы адымнар белән атлауларын телибез. Хәерле юл сезгә, чыгарылыш укучылары! Хыялларыгыз канатлы, киләчәгегез якты булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев