Соравылда яшәүче абыйлы-сеңелле Иван һәм Анастасия Сурнаевлар сәхнәне яулый
Балалар сәнгать мәктәбендә узган концертта, Казан консерваториясе педагоглары белән беррәттән, Кайбычның яшь талантлары да чыгыш ясады.
Алар арасында Соравылдан сәнгать мәктәбенә йөреп белем алучы абыйлы-сеңелле Анастасия һәм Иван Сурнаевлар да бар иде.
Анастасиягә сигез яшь, ул Русалина Гыйрфанова классында фортепианода уйнарга өйрәнә. Унике яшьлек Иван педагог Рузилә Садыйкованың баян классында укый. Сурнаевлар, музыка белән әле икенче ел гына шөгыльләнсә дә, үзләрен күрсәтергә өлгергән инде. Шунысы игътибарга лаек, аларның фамилиясе турыдан-туры музыкага бәйле: «сорнай» уен коралын аңлата.
— Иван — мәктәбебезнең иң талантлы укучыларының берсе. Ул район күләмендә үткәрелгән чараларда һәм республика бәйгеләрендә катнаша. Күптән түгел Рөстәм Абязовның Буада узган «Киләчәк йолдызлары» конкурсында уңышлы чыгыш ясады. Казан консерваториясе укытучыларының мастер-классында да аны уңай яктан билгеләп үттеләр", — диде педагог Рузилә Садыйкова.
Сәнгать мәктәбе педагоглары балаларны һәрьяклап үстерергә омтылулары һәм ярдәмнәре өчен ата-аналарга рәхмәтле. Иван белән Анастасиянең әнисе Галина Сурнаевага аерым рәхмәт. Ул балаларын атнага берничә тапкыр район үзәгенә дәресләргә йөртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев