Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Суд ришвәт алуда гаепләнгән юл-патруль хезмәте инспекторларына чик кую чарасын озайтты

Казанның Совет районы судында юл-патруль хезмәте инспекторлары Александр Григорьев, Илшат Солтанов һәм Владислав Школьниковка чик кую чарасын озайттылар.

Алар 100 мең сум күләмендә ришвәт алуда гаепләнә. Инспекторлар акчаны юлда үзләре туктаткан машина йөртүченең (ул наркотик кулланган булган) анализларын алыштыру өчен алган. 

Тикшерү версиясе буенча, әлеге хәл 2023 елның 15 апрелендә булган. Ул вакытта Григорьев, Солтанов һәм Школьников постта торганда Porsche Panamera автомобилен туктата. Юл-патруль хезмәте инспекторлары машина йөртүченең наркотик куллануын ачыклый, ә ир-ат үзе моны яшереп тә тормый.

Аңа беркетмә төзегәннәр, әмма машина йөртүче танышларына шалтыратканнан соң юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре белән килешә алган. Ахыр чиктә ул инспекторларга 100 мең сум күләмендә ришвәт биргән, ә наркотикларга анализны аның урынына Школьников тапшырган.

Источник: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев