Табиб-эндокринолог шикәр чиренең беренче симптомнарын атады
Диабет еллар буе үзен сиздермәскә мөмкин, ә аның беренче симптомнары — авыз кибү яки төнлә бәдрәфкә еш йөрү — организмда җитди үзгәрешләр күзәтелгән вакытта ук барлыкка килә.
Эндокринолог, медицина фәннәре докторы Зөһрә Павлова «Радио 1» радиоканалына шулай дип белдерде.
Аның сүзләренчә, куркынычны бәяләүнең иң гади һәм аңлаешлы ысулларыннан берсе — бил әйләнәсен үлчәү.
«Әгәр сез ир-ат һәм билегезнең әйләнәсе 94 сантиметрдан артыграк, әгәр инде хатын-кыз һәм 80 сантиметрдан артып киткән икән, бу — табибка күренү өчен җитди сәбәп», — дип киңәш итте Павлова.
Эксперт шулай ук даими рәвештә диспансеризация узарга өндәде: проблеманы никадәр иртәрәк ачыкласаң, аны хәл итүе шулкадәр җиңелрәк.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев