Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Тарих битләре ачыла: Кайбыч сезне «Кошман укулары»на чакыра!

28 июньдә иртәнге сәгать унда данлыклы Кошман авылының Сабантуй мәйданында беренче тапкыр «Кошман укулары» фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Әлеге чара очраклы рәвештә генә Кошман туфрагында оештырылмый. Элек-электән бу төбәк үзенең мәшһүр сөннәтче бабалары белән дан казанган. Алар үзләренең изге сәфәрләрен Россиянең төрле төбәкләрендә генә түгел, хәтта Урта Азия һәм Казахстан якларында да зур осталык белән башкарган. Конференция нәкъ менә шушы кабатланмас сөннәтчелек тарихына һәм традицияләренә багышлана.

Бу чарага килүчеләрнең барысын да корбан ашы, пылау, кайнар чәй, коймак белән сыйларга җыеналар. Сәүдә дә оештырыла. «Кошман укулары»нда һәркем катнаша ала, шуңа күрә сез дә килегез! Бу очрашу — һәркем өчен ачык.

Килегез, тарихыбызны бергә өйрәник һәм рухи бердәмлекне хис итик! Көтәбез сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев