Ленинград камалышын үз күзләре белән күргән якташыбызны туган көне белән котладылар
Шушы көннәрдә блокададагы Ленинградның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, хәзерге вакытта Кече Кайбыч авылында яшәүче Тәскирә Фәттах кызы Латыйпова үзенең 92 яшен билгеләп үтте.
Аны туган көне белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән котларга район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Дания Бәдретдинова, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Илнур Әхмәтов килгән иде.
Дания Әкраметдиновна Тәскирә апага илебез Президенты Владимир Путинның һәм Альберт Рәхмәтуллинның котлау открыткаларының эчтәлеген җиткереп, бүләген тапшырды.
Ленинград блокадасы 1941 елның 8 сентябрендә башлана һәм 872 көн дәвам итә. Бу вакыт эчендә шәһәр чиксез бомбага тотылу гына түгел, ә миллионлаган кеше өчен чын сынауга әверелә.
Сугышка кадәр Шәрәфиевлар гаиләсе Ленинград шәһәренә күчеп киткән була. Бөек Ватан сугышы башланганда, кечкенә Тәскирәгә нибары җиде яшь була.
Тәскирә апа блокада чорында гаиләләренең нинди авырлыклар күрүен, ачлы-туклы тормышлары турында сөйләде. Аның тормыш юлы турында газета укучыларыбызны тулырак газетаның киләсе санында таныштырырбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев