Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

«Татар кызчыгы» — Язгөлем, «Татар малае» — Радель

Иң уңган, сәләтле сабыйлар быел да «Татар кызчыгы, татар малае» бәйгесенә җыелды.

Балалар сәнгать мәктәбендә үткән бәйгене «Ак калфак» татар хатын-кызларының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Җәмилә Сагиева мәгариф бүлеге белән бергә оештырды.

«Татар кызчыгы, татар малае» бәйгесе — күңел ачу чарасы гына түгел. Аның максаты— мәктәпкәчә яшьтәге сәләтле балаларны ачыклау, иҗатта үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне өйрәтү, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, мәдәни хәзинәләребез нигезендә зәвыклы тәрбия бирү. Быелгы бәйгедә төрле авыллардан килгән, татар балалар бакчаларына йөрүче биш кыз һәм биш малай катнашты. «Үзем турында үзем», «Мин сәнгатькә гашыйк», «Оста кулда һөнәр бар», «Татар халкының авыз иҗаты, гореф-гадәтләре» дигән биремнәрне үтәп, сәләтләрен күрсәттеләр. Һәр бала халкыбызның милли киеменнән киенгән, күз явын алырлык матур иде. 

Җирәбә нигезендә беренче булып Кошманның «Тиенкәй» балалар бакчасына йөрүче Язгөлем Саттарова чыгыш ясады. Аның әлеге бәйгедә икенче тапкыр катнашуы. Моннан ике ел элек кызыма дүрт яшь иде, ул чагында «Иң нәни татар кызы» исеменә лаек булды. Ике елдан соң кабат осталыгын сынап карарга булдык. Җитәкчесе һәм тәрбиячесе Илһамия Сәлахова, балалар бакчасында музыка серләренә төшендерүче Айгөл Кадыйрова белән бергәләп, бөтен күңелебезне биреп әзерләндек. Бала үзенә күпме яңалык, мәгълүмат алды. Бәйге шарты буенча, нәсел шәҗәрәсе белән дә таныштырырга кирәк иде. Дүрт буын бабабызны белә идек инде, конкурска әзерлек барышында бишенче буын — Саттар бабайның әтисе Латыйф бабай икәнлеге мәгълүм булды. «Татар халкының авыз иҗаты, гореф-гадәтләре» биремен үтәүгә килгәндә, без кызым белән түбәтәй уенын күрсәттек. Сәнгатьле итеп сөйләргә, җырларга, биергә яратучы Язгөлем, быелгы бәйгедә җиңү яулап, «Татар кызчыгы» исеменә лаек булды.

Шунысы хөрмәткә лаек, балаларның күбесе бәйгедә әбиләре, дәү әниләре белән катнашты. Алар — милләтебезнең тере хәзинәсе, гореф-гадәтләребезнең сакчысы һәм буыннар арасындагы алтын күпер. Дәү әниләрнең, әбиләрнең роле бәяләп бетергесез. Кече Кайбыч авылында яшәп, Олы Кайбычның «Миләшкәй» балалар бакчасына йөрүче Бәхтияр Зиннуров та төп нигездә, дәү әти һәм дәү әни кочагында үсүе белән икеләтә бәхетле. Бәйгедә ул дәү әнисе Гөлшат, әнисе Мәдинә, сеңлесе Фирүзә белән бергәләп катнашты. Җыр-биюгә оста Бәхтияр «Иң сәләтле» малай дип танылды. Аны бәйгегә тәрбиячесе Айгөл Миңнуллина әзерләгән. 

Бәхтияр белән бер балалар бакчасына, бер үк төркемгә йөрүче Милана Гәрәева «Иң сәләтле кыз» дип танылды. Чыннан да сәләтле ул, җырларга ярата. Балалар сәнгать мәктәбенең вокал классында укый. Кечкенәдән «Йолдызлык» бәйгесендә катнаша, бүтән бәйге-фестивальләрдә дә сәләтен күрсәтә. Дәү әнисе, Чүкри Аланда яшәүче Мөслимә Гәрәева да иҗат белән яши, күңелендә һәрчак илһам чишмәсе челтерәп тора. Эчтәлекле, матур шигырьләре аша ул тирән уйларын, нечкә кичерешен, тормышка булган мәхәббәтен җиткерә. «Татар кызчыгы, татар малае» бәйгесендә өч буын катнашты. Милана дәү әнисе Мөслимә, әнисе Ләйсән белән чыгыш ясады. Аны бәйгегә балалар бакчасының музыкаль җитәкчесе Лилия Гыймранова әзерләгән. Зиннуровлар һәм Гәрәевлар гаиләләре бергәләп солдатка озату йоласын күрсәтте. Йөрәккә үтеп керерлек бу күренешне караганда, күңелләр нечкәрде, күз яшьләрен тыеп торып булмады. 

Чүтинең «Буратино» балалар бакчасына йөрүче Ранил Әхмәтҗанов та сынатмады. Үзен иң уңган малай итеп күрсәтте. Аның өчен җан атарга дип дәү әтисе Рафис һәм әнисе Мария килгән иде. Җитәкчесе — әтисенең апасы Ләйсән Шәмсетдинова белән бергәләп түбәтәй уенын уйнадылар. 

— Оныгымның чыгышын дулкынланып, һәр адымына куанып күзәтәм. Балаларның туган телебездә матур итеп сөйләшүләренә, гореф-гадәтләребезне белүләренә ничек итеп сокланмыйсың да, моның белән горурланмыйсың? Бу бәйге — милли тәрбиянең чагылышы. Ул гаиләләрне тагын да берләштерә. Шуңа күрә дәвамлы булсын иде, — диде бөтен күңелен биреп оныгын күзәтүче Рафис Әхмәтҗанов.

Олы Кайбычның «Миләшкәй» балалар бакчасына йөрүче Әмирә Әхмәтова бәйгедә катнашучылар арасында иң кечкенәсе иде. Аңа биш яшь. Кечкенә булса да, төш кенә, диләрме, әле? Жюри бу кызчыкка киләчәккә зур өметләр баглый. Иң оста кыз булып танылуы да юкка түгел. Сәхнәдә үзен иркен тотучы, сәнгатьле итеп сөйләүче Әмирәне бу бәйгегә тәрбиячеләр Талия Кәлимуллина һәм Валентина Басыйрова әзерләгән. Дәү әнисе Люзия Низамиева, әнисе Алия һәм әтисе Ирек белән бергәләп килгәннәр. Әхмәтовлар гаиләсе дә түбәтәй уенын сайлаган. Аны уйнаганчы, дәү әниләре, тылсымлы сандыгын ачып, иң кадерле ядкәрләре — күңел җылысын кушып тегелгән һәм чигелгән сөлге, күлмәк, читек, мендәр тышлыгы, түбәтәй, калфак белән таныштырды, кызы белән оныгына аларны мирас итеп тапшырды. 

Иң шаян малай да ачыкланды. Ул — Кече Кайбычның «Сандугач» балалар бакчасыннан Раил Солтанов. Аның шаянлыгы бигрәк тә йола сәхнәләштергәндә күренде. Раил тәрбиячесе Гөлнас Гарапова, әнисе Айгөл һәм сеңлесе Назгөл белән кыз сорау күренешен сәхнәләштерде. Кечкенә булса да, Назгөл дә сәхнәдә үзен иркен тота. Киләчәктә ул да, бәйгедә катнашып, уңышка ирешер, үзенең сәләте белән сокландырыр әле.

Тырыш, уңган гаиләдә үсүче Рамина Гайнуллина турында да язып үтәсем килә. Чүти авылында яшәп, Олы Тәрбитнең «Карлыгач» балалар бакчасына йөри ул. «Иң гүзәл» кыз исеменә лаек булган Рамина бәйгедә дәү әнисе Рамилә Щукина, әнисе Гөлчәчәк, әтисе Рамил, абыйсы Риян белән кич утыру йоласын күрсәтте. Алар кул эшләренә дә җитеште, җырладылар да, Рамина биеде. Дәү әнисе, сандыгын ачып, бирнә итеп алып килгән чиккән сөлгеләре, киемнәрен дә күрсәтте. Раминаны бәйгегә тәрбияче апасы Гөлназ Гыйбадиева әзерләгән. 

Иске Тәрбиттән Максим Ефимов оста биюе белән генә түгел, физик яктан нык булуы белән дә игътибарны җәлеп итте. «Оста кулда һөнәр бар» биремен үтәгәндә, ул иң күп физик күнегү ясаучыларның берсе булды. 
— Максим конкурска әнисе Роза, апасы Милена белән килде. Күп балалы гаиләдә Максим — дүртенчесе, иң кечесе. Тиздән Олы көн җитә, шуна күрә без әлеге бәйрәмне күрсәттек. Балалар йолаларыбызны белсен иде, дидек. Максим апасы белән чабата биюен биеде, — диде тәрбиячесе Люция Петухова. — Ул — бик җитез, зирәк, акыллы һәм эшкә оста бала. Өйдә дә әти-әниләренә булышып үсәләр. Терлекләр күп тоталар. Эшләп кенә калмыйлар, спортка да вакыт табалар. Максим әтисе белән бергә гел физкультура ясый. Балалар бакчасында да спорт чараларында аерылып тора ул. Кечкенә булса да, бик җаваплы, һәр эшен уйлап эшли торган бала. 

Иң җитез кыз белән дә таныштырыйм әле. Ул — Мәлкидән Инесса Горшкова. Бу кыз да сәхнәдә үзен артистларча тота. Әнисе Светлана һәм җитәкчесе Галина Тараканова белән өчәүләп аулак өй күренешен сәхнәләштерделәр. Бергәләп җырладылар һәм биеделәр. Бүгенге көндә бик мөһим булган мәсьәләне күтәрделәр — хәзер бик күп балаларның буш вакытларын гаджетларга багышлавы турында әйттеләр. 

Малайлар арасында Борындыктан Радель Мингалиевка тиңнәр юк иде. Ул бәйгегә тәрбиячесе Әнисә Әскәрова белән килгән. Иҗади гаиләдә үсүче Радель «Татар малае» статусына ия булды. Ул кечкенәдән сәхнәдә, җырларга ярата, ел саен «Йолдызлык» фестивалендә талантын күрсәтә. Апасы Рәфинә, әнисе Энҗе, аның хезмәттәше Рузилә Садыйкова белән бергәләп, «Әпипә» һәм «Әнисә» көйләрен уйнадылар. 

Җиңүчеләргә дипломнарны һәм бүләкләрне башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова һәм Җәмилә Сагиева тапшырды. 

— Милли киемнәрдәге бу нәниләргә карап туйгысыз. Киләчәктә дә халкыбызның асыл ул-кызлары булып калыгыз. Бүгенге бәйгедә катнашу барыгызга да кызыклы булгандыр, чөнки һәр чыгыш сезнең өчен зур яңалык ул. Конкурсларга әзерләнгәндә яңа һөнәрләргә өйрәнәсең. Бәйгедә җиңү түгел, катнашу гына да зур дәрәҗә, — диде Фәния Петухова.

Бәйгене оештыручы, «Ак калфак» татар хатын-кызларының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Җәмилә Сагиева үз чыгышында тәрбиячеләргә һәм әти-әниләргә рәхмәт әйтте.

— Бүген бик матур бәйге узды. Балалар һәрьяклап соклану уятты. Алар тырышты, берсе дә каушап калмады. Барысына да беренче урын бирәсе килә, — диде Җәмилә Сагиева. — Әти-әниләр! Балаларыгыз үткен, чая булсын, тормышта үз юлларын тапсын иде. Бу бик тә мөһим. Ул-кызларыгыз өчен хәзердән үк тырышасыз икән, алар моны зур үскәч тә онытмаячак. Тәрбиячеләр, сез зур һәм мөһим эш башкарасыз. Ел саен бу бәйгегә балаларны әзерлисез. Сабыйлар белән эшләү җиңел түгел. Моның өчен зур тырышлык, күп көч кирәк. Балаларыбыз ис китәрлек, алар белән бергәләп телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калырбыз дип ышанам.

Бәйгедә катнашкан бу балалар киләчәктә милләтебезнең чын ул һәм кызлары булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев