Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

«Татар теле — халкым теле» бәйгесе

Төрле фәннәрне татарча укытучылар «Татар теле — халкым теле» конкурсына чакырыла.

Быел 10-12 апрель көннәрендә Чувашиянең Батыр районында «Сәләт-Батыр» үзәгендә «Татар теле — халкым теле» конкурсы һәм семинарының икенче этабы узачак. Әлеге чараларның әһәмияте турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова сөйләде.

«Тиздән „Татар теле — халкым теле“ конкурсы һәм семинарының яңа этабы булачак. Хәзерге вакытта катнашучыларны туплыйбыз. Проектның асылында балаларда һәм яшьләрдә телебезгә карата мөнәсәбәтне үзгәртү, телне киңрәк куллану юнәлешләрен тормышка ашыру бурычы ята», — диде Айгөл Габдрахманова (тумышы белән Борындык авылыннан). Аның фикеренчә, татар теле мәнфәгатьләрен кайгыртучы һәркем өчен бу проект зур әһәмияткә ия. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгыннан Гөлнар Гарифуллина хәбәр итә.

Конкурс бер ел дәвамында уза. Ул, беренче чиратта, укытучыларның телне мавыктыргыч итеп укыту осталыкларын ачыклауга юнәлдерелгән. «Бәйгенең һәм семинарның беренче өлеше декабрьдә узды. Ул үзенә Татарстанда, Россия төбәкләрендә, чит илләрдә татар телен, татар әдәбиятын укытучы остазларны җыйды. Икенче этап татар телендә төрле фәннәрне укытучы мөгаллимнәрне колачлый. Семинарда мәктәп укучылары да катнаша», — диде «Сәләт» яшьләр үзәге җитәкчесе.

Айгөл Габдрахманова сүзләренчә, әлеге чараларны «Сәләт» яшьләр үзәге, «Сәләт-Батыр» иҗтимагый фонды оештыра. Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр эшләре министрлыгы, КФУның Татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар институты, Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты, Бөтендөнья татар конгрессы партнерлар булып тора. Ул, шулай ук, Чувашиянең Батыр районы хакимияте, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовның да ярдәме бик зур булуын ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев