Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Татарстан Аграр яшьләр берләшмәсенең Кайбычтагы бүлеге бүләкләр тапшырды

Әле шушы көннәрдә генә "Кайбыч таңнары" газетасы редакциясе хезмәткәрләре Татарстан Аграр яшьләр берләшмәсенең дипломнары һәм истәлекле бүләкләренә лаек булды. Бүләкләрне, рәхмәт сүзләре әйтеп, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм берләшмәнең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Рушан Сайранов тапшырды.

Әлеге берләшмәнең Кайбычтагы бүлеге "Кайбычым-куанычым" дип исемләнгән социаль яктан әһәмиятле проект төзегән иде. Бу проектны тормышка ашыруда редакция коллективы да үз өлешен кертте. Бүләкләнүчеләр арасында баш редактор Луиза Сөнгатуллина, урынбасары-җаваплы секретарь Раилә Хәялиева һәм система администраторы Альбина Лебедева да бар. Проект кысаларында үткәрелгән "Җир шарында минем авылым бар!" бәйгесендә беренче, икенче, өченче урыннарны алучылар - Иске Чәчкабтан Газизә Гыйрфанова, Олы Урсактан Исламия Кәримова, Мөрәледән Энҗе Баһавиевага да Татарстан Аграр яшьләр берләшмәсе әзерләгән бүләкләр тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Аграр яшьләр берләшмәсенең Кайбычтагы бүлеге бүләкләр тапшырды