Татарстан беренче тапкыр Мәскәү белән рәттән инвестклимат рейтингы лидеры булды
Татарстан Мәскәү белән беррәттән 2025 елда Россия төбәкләрендә инвестицион климат торышы буенча илкүләм рейтингта беренче урынны алды, дип хәбәр итә «Татар-информ» хәбәрчесе.
Рейтингны тәкъдим итү гадәттәгечә Петербург халыкара икътисади форумында узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Презентациядә РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Новак, илнең икътисади үсеш министры Максим Решетников һәм Федерация субъектлары башлыклары катнашты.
Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республиканың инвестклимат рейтингында беренче урынны алуын шәрехләде. «Бу Рөстәм Нургалиевич җитәкчелегендәге бизнес белән системалы эшнең закончалыклы нәтиҗәсе, Татарстанның уртак җиңүе», — дип ассызыклады ул.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев