Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Татарстан Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин Борындык авылы мәчетенең 130 еллык тантанасында катнашты

«Авылыбыз Борындык элек-электән үк мәгърифәт учагы булуы белән тирә-юньдә дан тоткан. Бу уңайдан мәгърифәтче Каюм Насыйри болай дип яза: Борындык бик күптәнге иске авылдыр һәм иске заманда бик бай авыл булгандыр. Фабрика һәм завод тотучы байлар күп булган. Зур мәдрәсәләр булып, дәрес әйтүче мөдәрисләр, галимнәр була килгән...» Тарих белән кызыксынучы авылдашлары Рамил Гарәфиев Борындык мәчетенең 130 еллык тантанасында мәчет турында бай мәгълүмат бирде.

Мәчетнең 130 еллык тантанасына авыл халкының шатлыгын уртаклашырга килгән Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин да авылның дини тормышы турындагы чыгышны бик кызыксынып тыңлады. Тантанада район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин, республиканың көньяк-көнбатыш төбәге казые, Тәтеш районы мөхтәсибе Инсаф Җәләлетдинов, Кайбычның җәмәгать эшлеклесе Рәмис Хәялиев, авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов, авыллардагы имамнар, мәхәллә халкы, иганәчеләр катнашты. Әлеге чара мөфти Камил Сәмигуллинның Коръән аятьләре укуы һәм дин кардәшләребезгә үгет-нәсыйхәтләрен җиткерү белән башланып китте. Ул динебезне, ата-бабалардан мирас булып калган йолаларны хөрмәт итеп яшәүче авыл халкына тирән рәхмәтен белдерде.

«Киләчәктә дә әлеге бай тарихлы иман йорты динебез кыйммәтләрен таратуда өзлексез хезмәт күрсәтсен һәм мөселманнар өчен дини-әхлакый үзәк булып торсын», — диде мөфти. Ул мәчет эшчәнлегенә зур өлеш кертүчеләргә — авыл имамы Тәфкил Сафиуллинга, 12 ел буена балаларга дин сабаклары биргән абыстай Әлфия Гыймадиевага, хәзер аның эшен дәвам итүче Наилә Гыйззәтуллинага Рәхмәт хатларын тапшырды. Тәфкил хәзрәткә район башлыгының да Рәхмәт хаты тапшырылды.

— Мин мәктәптә балаларга 40 елдан артык белем бирдем. Борындыкта, беренчеләрдән булып, Казан шәһәрендәге «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә дини белем алдым. Алган белемнәремне кулланырга тырышам. Инде олыгайгач та, иске имля алфавитын мәктәптә өйрәтү өчен, түгәрәк оештырып, 2-3 ел эшләргә туры килде. Теләге булган балаларны өйдә дә укыттым. Хәзер дә, сораулар туса, белгән кадәрле булышырга тырышам. Белмәсәк, белгәннәргә мөрәҗәгать итәбез. Шөкер, Борындыкта, Шуширмәдә эшемне дәвам итүче шәкертләр, укып чыккан остазлар булды, шуңа шатланам. Без дә мәңгелек түгел, дәвамчылар калсын иде шуңа тырышам, — диде Әлфия Гыймадиева.

Район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булучылар арасында ювелир эшләнмәләре кампаниясе җитәкчесе Фәрит Гомәров, Казанда яшәүче авылдашлары — хаҗи Айдар Гыйбадуллин, Борындыкта яшәп, хәзер Казанда кибетләр тотучы Хәерниса Маматкулова да бар иде. Алар — даими рәвештә мәчеткә спонсорлык ярдәме күрсәтүчеләр. Мәчет исеменнән дә Рәхмәт хатлары бирелде. Алар арасында Илсөяр Абдрахманова, Рамил Гарәфиев, Гөлнур Гыйләҗева, Зөфәр Исмәгыйлев, Хәерниса Маматкулова, Рөстәм Җамалов, Сәлимулла Нәбиуллин, Фидаил Хөсәенов, Тәүфыйк Нигъмәтҗанов, Ләйсән Нигъмәтҗанова бар иде. Олы Кайбычтан РФ Кораллы Көчләр сафлары ветераны Илһам Хөснетдиновның да бу мәчеткә ярдәме зур икән, ул да бүләкләнде.

Мәктәп укучыларының туган авыллары турындагы шигырьләре Ватанны ярату хисләре белән сугарылган иде.

Бәйрәмнең тантаналы өлешен Камил хәзрәт Коръән сүрәләре укып төгәлләде. Мәчеткә җыелган бар халык бергәләп авылда динне саклауга, киләчәк буыннарга җиткерүдә зур өлеш керткән хәзрәтләр рухына дога кылды. 

Өйлә намазыннан соң мәктәптә район имамнары белән узган очрашуда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин болай диде:

— Шундый бай тарихлы авылларыбыз, мәчетләребез булуы белән чиксез горурланабыз. Борындык мәчетенең олуг юбилее зур вакыйгага әйләнде. Әйе, халкыбыз борын-борыннан дингә тартылган. Бүгенге көндә мәчетләребез гөрләп эшли, балаларга, өлкән яшьтәгеләргә дин сабаклары бирелә. Димәк, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, йолалары буыннан-буынга күчә бара. Безнең районда төрле конфессия вәкилләре бердәм булып яши, бу — иң кыйммәтлесе.

Соңыннан авыл халкы мәчет янында оештырылган сый-нигъмәттән, тәмле пылаудан, кайнар чәйдән авыз итте. «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының Борындыктагы җитәкчесе Зөлфия Сафиуллина әйтеп узганча, авылда бердәм халык яши. Бу бердәмлек төрле чаралар үткәргәндә дә ачык чагыла. Сүз уңаеннан, Зөлфия апа кунакларга үзенең «Нечкәбил» исеме белән шифалы үләннәрдән ясалган тәмле чәйләрен дә күчтәнәч итеп бирде. Урамда зур казанда бар кешегә җитәрлек итеп пылау пешергән Хәбибулла, Лотфулла агайлар авылга гаиләләре белән ерак Таҗикстан якларыннан кайтып төпләнгән. Нинди генә күмәк чара узмасын, пылау, самса ише ризыклар белән тәэмин итәләр икән. Җирлекнең ветераннар советы рәисе Зөбәрҗәт Хәйбуллина, авылның уңган ханымнары халыкны табын артына дәшеп, тәмле ризыклар белән сыйлады. 

Авылыбыз Борындык элек-электән үк мәгърифәт учагы булуы белән тирә-юньдә дан тоткан. XIX гасыр урталарында Борындыкта ике мәчет булганлыгы мәгълүм: аларның берсе — Бәрленең сул ягында, ә икенчесе уң ягында урнашкан була.

Борындык авылына беренче мәчет салдыруны Яшел Үзән районының Акъегет авылыннан Заһидулла Шәфигуллин (1840-1919 еллар) исемле бай үз өстенә ала. 1869 елда Бәрле елгасының сул ягында нарат бүрәнәләрдән мәчет салына. Агач мәчет 69 ел дәвамында авыл халкына хезмәт итә. 1938 елда, манарасы киселеп, эшләвеннән туктый. Мәчет урынында 32 ел башта җидееллык, аннары сигезьеллык һәм урта белем бирү мәктәбе була. Соңыннан бу нигездә балалар бакчасы оеша һәм анда 28 ел эшли. Агач мәчетне сүтеп, материалларын яңа мәктәп төзелешендә файдаланалар.

Борындык авылы халкының кирпечтән икенче мәчет төзүгә рөхсәт сорап язган үтенеч-мөрәҗәгатен Казан губерна идарәсе 1893 елның 16 октябрендә канәгатьләндерә һәм төзеләчәк мәчетнең проектын раслау турында карар чыгара. Мәчетнең проекты Оренбургта раслана, Мәскәүдә Диния нәзарәтендә теркәлә. Төзүчеләр читтән килгән осталар була. Ярдәмче эшләргә авыл халкы җәлеп ителә. Төзелеш өчен ташны Зөя елгасы аръягыннан, Стрикау тавыннан чыгарып, атлар белән ташыйлар. (Тауның исеме русчадан стрелоклар, ягъни укчылар дигән сүздән алынган.) 1893 елда төзү эшләре башлана, 1895 елның июлендә икенче Таш мәчетне эшләп бетерәләр. Шулай итеп, 1895 елда икенче мәхәллә оеша. Анда ул вакытта 352 ир-ат һәм 348 хатын-кыз исәпләнә. Беренче мәхәллә мәктәбендә — 128 (78 ир һәм 50 кыз), икенче мәхәллә мәктәбендә 100 (70 ир бала, 30 кыз) шәкерт дәресләр алган.

Оренбург шәһәренең беренче гильдия сәүдәгәре Әхмәт Гали улы Хөсәенов мәчет төзелешенә бик зур матди ярдәм күрсәтә. «Ул чыгышы белән Борындыктан булгандыр», дигән фикерләр дә бар, чөнки Борындык мәчетенә мулла билгеләүдә аның фикере хәлиткеч урынны алып тора. (Өстәвенә, аңа тагылган «Суслик» кушаматы да бу фаразларның дөреслегенә ишарәли кебек). Мәчет төзелгәннән соң, Әхмәт Хөсәенов мулланы үзенең фатихасы белән билгеләү шартын куя һәм мәхәлләнең руханиена өч ел дәвамында елына 100 сум хезмәт хакы түләп тора. 

1937 елда Таш мәчетнең манарасын кисеп төшерәләр. Анда башта клуб, аннары көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты була.

Борындыкның Таш мәчете, борынгы һәм таштан булуы, озак еллар илаһи нур сирпеп торуы белән генә түгел, тагын бер ягы белән үзенчәлекле: авыл халкын афәтле-хәвефле вакытларда коткарып калучы, сыендыручы да ул. 1926 елда, бик көчле ташу булып, авылны су баса. Халык, мал-мөлкәтен һәм терлек-туарын алып, авылның иң калку урынына — мәчет тирәсенә елыша. Изге йорт халыкны афәттән йолып кала. 1979 елда язгы сулар кабат котырына. Халыкны бу юлы да изге йорт саклап кала.

Мәчет манарасын кисү

1937 елда башта Таш мәчетнең манарасын кисеп төшерәләр. Әлеге эшне башкаруны авылның телсез кешесе Гаделша Бикмуллиннан таләп итәләр. Ләкин ул баш тарта, төрле янауларга да бирешми. Гаделша тыңламагач, Гарәфетдин Кәримовка кушалар. Агач мәчет манарасын колхоз рәисе булып эшләүче Нургали Нигъмәтҗанов 1938 елда кисеп төшерә. Манараларны кискәндә, авыл халкы арасыннан каршы чыгып сүз әйтүче булмый. Манараны кисеп төшергәч, карчыклар, хатыннар бик елаша. Ул вакытта 9-10 яшьләрдә булган балалар, хәзерге мәчет картлары, бу күренешне бик яхшы хәтерли.

Мәчет манаралары киселсә дә, халык дин тотудан бизми. Алар җомга һәм Гает намазларын, авылыбызның аерым өйләрендә җыелып, кача-поса укырга мәҗбүр була. Бу эшне беренче Мөнирә Гарәфетдинова йортында башлыйлар, аннары Гарифулла Гатауллин һәм Нурулла бабай Нигъмәтуллин йортларында укып йөриләр. Дини йолаларны шәригать кушканча үткәрергә тырышалар. Ураза һәм Гает намазлары җәй айларына туры килсә, зират өстендә укыйлар. Ул вакытта авылыбызда мәетләрне җирләү гамәлен Хәйретдин абзый Гайнетдинов башкара.

Таш мәчетне яңадан торгызу

1991 елның июль аенда Таш мәчет бинасына манара урнаштырыла, эченә реставрация ясала. Мәчетне яңадан торгызу эшендә мулла Барый Гарифуллин башлап йөри. Төзелеш эшләрен авылдагы төзелеш бригадасы башкара. 2008 елда мәчеткә газ кертелә. Мәчетне газлаштыру тулысынча авыл халкыннан һәм шәһәрдә яшәүче авылдашлардан кергән хәер акчасына башкарыла. Шул вакыттагы җитәкчеләр Равил Сафиуллин, Шәүкәт Сибгатуллин, Рөстәм Әфлиев документация артыннан Кайбыч, Буа, Казан шәһәренә даими йөреп тора. Мәчет әһелләренә бу өлкәдә борчылырга туры килми. 2010 елда мәчет тирәсе төсле калай рәшәткә белән әйләндереп алына. 2013 елда мәчетнең чоланын сүтеп, шул урынга янкорма эшлиләр. 2014 елда бу янкормада тәһарәтнәмә һәм кухняга бүлмәләр бүленә, алар тиешенчә җиһазлана, су һәм ут кертелә, тәрәзәләр, батареялар урнаштырыла. Урамда мәчеткә керә торган җиргә баскыч ясап, аның өстенә «козырек» куела, мөнбәр ясатып кайтыла. 2015 елда зур залда яңарту эшләре алып барыла: араталар һәм тумбочкалар куеп идәннәре алмаштырыла, стеналар такта белән тышлана, тарттырылган түшәм һәм яңа тәрәзәләр куела, зур залга ут кертелә. Бу эшләрнең күбесен авылдашларыбыз үзләре башкарып чыга.

Бу мәкалә Илсөяр Абдрахманова, Розалия Мөхәммәтҗанова, Равил Бикмуллин язмаларына нигезләнеп әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев