Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Татарстан юлларында ел башыннан алып 85 кешенең гомере өзелгән

Татарстан юлларында ел башыннан алып 717 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә 85 кеше һәлак булган.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«717 юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 85 кешенең гомере өзелде. Тагын 867 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды», — диде Айрат Сәмигуллин.

Шул ук вакытта, узган ел белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре саны 16га кимегән. Әмма һәлак булучылар саны 23кә арткан.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев