Татарстан май бәйрәмнәрендә ял итү өчен топ-5 юнәлешкә кергән
Бу хакта «Татар-информ»га Россия Туроператорлары ассоциациясе вице-президенты Сергей Ромашкин белдерде.
«Беренче бишлек бездә һәрвакыттагыча үзгәрешсез. Ике башкала — Мәскәү һәм Петербург алда бара, өченче урында — Краснодар крае, дүртенче урында —Татарстан, бишенче урында — Минераль Сулар», — дип санап китте эксперт.
Чит ил юнәлешләре турында сөйләгәндә, Ромашкин билгеләп үткәнчә, өч көнлек бәйрәмнәрдә озак очышлар аркасында чит илгә барып кайту кыен. Еш кына мондый сәфәрләргә бер атнага һәм аннан да күбрәккә ял алучылар китә. Чит илләр арасында Төркия һәм Мисыр, шулай ук Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре популяр.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев