Татарстан мөфтие ни өчен 25 июньдә ураза тотарга кирәк икәнен аңлатты
Мөселманнарга Гашүрә көнендә ураза тотарга киңәш ителә.
Ул быел 25 июньгә туры килә. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин хәбәр итте.
Ул шулай ук дин тотучыларга Гашүрә көненнән тыш тагын бер өстәмә көн ураза тоту мөһим, дип искәртте.
«Быел Гашүрә көнендәге ураза 24-25 июньгә яки 25-26 июньгә туры килә. Аллаһы Тәгалә безгә алдагы көннәрне гыйбадәттә үткәрергә көч һәм мөмкинлек бирсен!» — дип йомгаклаган сүзен мөфти.
Источник: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев