«Татарстан радиосы» дулкыннарында Кайбыч турында тапшыру эфирга чыга
«Татарстан радиосы» («Татарстан дулкынында») эфирында чыгучы «Татарлар: үз өемдә— үз көем» тапшыруының чираттагысы Кайбычтан әзерләнүе турында хәбәр иткән идек инде.
Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм Кайбычның җәмәгать эшлеклеләре катнаша. Тапшыру эфирга әзер, аны бүген 13.10 сәгатьтә «Татарстан радиосы» дулкыннарында тыңларга мөмкин.
«Татарлар: үз өемдә— үз көем» тапшыруның төп максаты — Татарстан районнарында, авылларында һәм, гомумән, республикада яшәүче милләттәшләребезнең көнкүреше, гореф-гадәтләре, иҗаты һәм язмышы турында сөйләү. Тапшыру форматы нигезендә районнар тарихы, җирле халыкның яшәү рәвеше, җирле үзенчәлекләр яктыртыла. (6+).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев