Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан Рәисе Кайбыч укучысы белән аралашты

Казанда «Алга! Киттек!» форумы узды.

Ул Татарстанда "Алдынгылар хәрәкәте"нең беренче зур чарасы булды. Тантана башланыр алдыннан катнашучылар ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка үзләренең проектлары, табигатьне саклау һәм юлларда балаларның иминлеген тәэмин итү буенча үткәрелгән чаралар турында сөйләде. Алар арасында безнең районда "Алдынгылар хәрәкәте«нең «Спорт» юнәлеше лидеры Илфир Гомәров та бар иде.

Форумга республиканың барлык районнарыннан меңгә якын яшүсмер җыелды. Безнең районнан бу чарага район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова, хәрәкәтнең җирле бүлеге рәисе Елена Краснова, "Алдынгылар"ның җирле советы рәисе Ксения Шулаева һәм Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Илфир Гомәров барды.

Үз эшчәнлекләре белән таныштыру өчен балаларга һәм яшүсмерләргә бик аз вакыт бирелде. Рөстәм Миңнеханов белән кул кысышканнан соң, Илфир аңа фиджитал-аҗаган уены турында сөйләде.

— Фиджитал — 2023 елның гыйнварында Россиядә рәсми рәвештә танылган яңа спорт төре. Ул виртуаль киңлектәге ярышларны һәм классик спортны берләштерә, — диде Илфир Гомәров. — 27 мартта безнең районда фиджитал-аҗаган уены узды. Аның тәртибен үзебез уйлап чыгардык. Уен ике этаптан торды. Беренчесе — физик әзерлек, аңа пресс, турникта тартылу, скакалкадан сикерү һәм футбол капкасына туп кертү, шулай ук каршылыклар полосасын узу кебек дисциплиналар керде. Икенче этап телефоннарда компьютер уенын үз эченә алды. Фиджитал-аҗаганда 12 команда катнашты. Җиңүчеләрнең барысы да грамоталар белән бүләкләнде. Балаларга уен бик ошады. Көзен мондый турнирны киңәйтелгән форматта кабатларга ниятлибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев