Татарстанда 1 апрельдән зур йөк машиналары хәрәкәтенә сезонлы чикләүләр кертелә
Татарстанда 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр кайбер юлларда йөк транспорты хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертеләчәк.
Чикләүләр гомуми озынлыгы 6,3 мең чакрымнан артык булган 392 участокка кагылачак.
Күчәргә йөкләнеш 6 тоннадан артып киткән транспорт чаралары өчен хәрәкәт чикләнә.
Хәрәкәтне чикләү азык-төлек продуктлары, хайваннар, дару препаратлары, почта, орлык фонды, ашламалар, ягулык ташый торган, йөк авырлыгы 16 тоннадан артмаган, шулай ук табигый бәла-казалар яисә башка гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен йөк ташуга, халыкара йөк ташуларга һәм пассажир автобусларына, башкарма хакимиятнең федераль органнары транспорт чараларына кагылмый.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев