Татарстанда 14 марттан язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана
Республикада 14 марттан 26 апрельгә кадәр авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча атналык ярминкәләр узачак.
Тиешле күрсәтмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында имзаланган.
Сәүдә мәйданчыклары муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары билгеләгән территорияләрдә оештырылачак. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына район башлыклары белән бергәләп продукция кертүне тәэмин итү, шулай ук 10 апрельгә кадәр ярминкәләрне оештыруда катнашкан хезмәткәрләрне бүләкләү турында нигезләмә эшләү йөкләнгән.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев